Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Олы уразаның Чыбык атнасына кердек

Олы уразаның алтынчы атнасы Чыбык атнасы яки Бәрмәнчек атнасы дип атала.

Православиедә 7 көнлек атна атнакөннән (воскресеньедан) башлана. Чиркәү атнаны седмица дип атый. Белгәнебезчә, Олы ураза җиде атна (яки җиде седмица) дәвам итә. Һәрбер атнакөн келәве киләсе атнаның мәгънәсен һәм уйлану өчен бер тема билгели, күрсәтә. Олы уразаның һәрбер атнасының үз исеме һәм җисеме бар.

Олы уразаның беренче атнасы – Православиены данлау
Олы уразаның икенче атнасы – Изге Григорий Палама истәлеге 

Олы уразаның өченче атнасы – Качка башыру атнасы. 

Олы уразаның дүртенче атнасы – Җараулы Иоанн Лествичник истәлеге атнасы

Алтынчы атна – Чыбык атнасы

Бу – Азап атнасы алды. Бу атна ике зур бәйрәм – Лазарев субботасы һәм Бәрмәнчек бәйрәме белән төгәлләнә. Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән атнасы. Иисусның 4 көн үле булган Вифания җире кешесе Лазарьны терелтеп, кодрәт кылуын ишеткән Иерусалим кешеләре Аны данлый башлаганнар. Кайсылары өсләреннән киемнәрен салып, Иисус узасы юлга җәйгәннәр, кайсылары агачлардан яфраклы чыбыклар (пальма ботаклары) сындырып алып, түшәп барганнар. Һәркайсысы: “Осанна (Коткаручы) Давид Улына! Ходай исеменә Килүче – данлаулы, әй, югарыдагы Осанна!” – дип, туктаусыз кычкырышып барганнар. Иерусалимда патша кебек каршы алсалар да, Иисус үзен бик гади тоткан. Чөнки Ул халык фикеренең үзгәрүчәнлеген бик яхшы белгән. Осанна (Коткаручы) бик җиңел Распнига (качка кадакланучыга) әверелә...

Казандагы Тихвин чиркәвенең группасында түбәндәге сүзләр язылган. Үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелә. 
Оло Кöн уразасынын 6-нчы атнасы. Чыбык атнасы. 
Бöгöн тынычлык каласына (Иерусалим – ред.) Ходай Iисусъ Христосъ жяш ишяккя атланыб керя. Iерусалимъ калкы Iисусъ Христосны пальма ботаклары белян карышы ала. Пальма-жиҥеӱ äлеме. Шулай ук без дя бöгöн пальма ботаклары урнына бярмянчек чыбыклары тотоб, ӱлемнян Жолаучыны, жазыктан-кагярдян Коткарыучыны ӱз чиркяӱляребездя карышы алдык. Тынычлык белян килгян Падшабызга Iерусалимдагы балалар сымак, без дя "Ходай исеменя килеӱче даннаулы" диб äйттек.


Фото: Группа "Храм Тихвинской иконы Божией Матери"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев