Логопед Елена Грибакова: «Хәрәкәт юк икән, сөйләм дә булмаячак»
Интервью

Логопед Елена Грибакова: «Хәрәкәт юк икән, сөйләм дә булмаячак»

Елена ГРИБАКОВА — балалар бакчасында 14 ел логопед булып эшли. Логопедка баланы кайчан күрсәтергә? Иң еш очрый торган проблемалар нинди? Казандагы 337нче балалар бакчасының югары категорияле логопеды белән шул хакта әңгәмә.

«Проблеманы коплекста өйрәнү мөһим»

— Елена Ивановна, логопед һөнәренә ничек килдегез?

— Бу юлдан китүемә әнием сәбәпче булды. Укырга кергәндә 2 юнәлеш бар иде: рус теле, әдәбияты укытучысы һәм логопед. Мин икенчесен сайладым. Кызым бакчага йөри башлагач, мин дә шунда — тәрбияче, ә икенче баламны биргәч, логопед булып эшли башладым. 

— Логопедка нинди сыйфатлар хас?

— Стресска чыдам булу, креативлык, һәм, әлбәттә, балаларга мәхәббәт.

— Балаларның авазларны дөрес әйтә алмаулары нәрсә белән бәйле?

— Кызганыч, сөйләм бозылулары булган балалар саны елдан-ел арта. Ник алай икәнен төгәл әйтә алмыйм. Климатның да йогынтысы бардыр дип уйлыйм. Хәзер балалар бик аз хәрәкәтләнә, ә бу — мөһим фактор. Кая гына барсалар да, машинада утырып йөриләр. Сикерә, йөгерә, тупны тота яки ыргыта алмыйлар. Ягъни, уен алымнарын, хәтта без балачакта уйнаган уеннарны да белмиләр. Юкка гына, «хәрәкәт — ул тормыш» дип әйтмиләр. Хәрәкәт юк икән, сөйләм дә булмаячак. 

Логопед төркемендәге дәрес барышы
Логопед төркемендәге дәрес барышы

— Бала 2-3 яшьтә сөйләшмәсә, бу логопедка барырга сәбәпме?

— Әгәр 1-1,5 яшьтә бала билгеле бер сүзләрне әйтми икән, сүзләрнең имитациясе генә булса, мәсәлән, машинаны «биби» дисә, «әни», «әти» дигән сүзләр телендә бөтенләй булмаса, кичекмәстән логопедка күренергә кирәк. 3 яшьтә гади җөмләләр төзи алмаса, кисәкчәләр кулланмаса, 4-5 яшьтә сөйләмнең грамматик төзелеше бозылса, иҗекләрне дөрес әйтмәсә, баланың сүзләрен тирә-яктагылар аңламаса, бу — логопедка күренергә бер сәбәп. 

— Логопедка никадәр еш йөрергә кирәк?

— Барысы да индивидуаль. Уртача алганда атнага 2-3 тапкыр. Безнең балалар бакчасында 3 логопед төркеме бар. Нигездә, дизартерия булган, ягъни гомуми сөйләм үсеше артта калган балалар белән эшлибез. Проблеманы коплекслы өйрәнү мөһим. Мәсәлән, бала сикерә, үрмәли, атлый белмәсә, башта әлеге күнекмәләрне үзләштерәбез. Шуннан соң гына бала телен ача башлыйбыз. Чөнки сөйләм аппараты белән генә эшләү нәтиҗә бирмиячәк. 

Һәр балага индивидуаль караш
Һәр балага индивидуаль караш

«Ата-ана логопед белән тандемда булырга тиеш»

— Баланың игътибарын тотып тору авырдыр? 

— Алар белән 4 стена арасында гына утырмыйм. 1 бала белән генә шөгыльләнгәндә, китапларымны, материалларымны алам да, урмга, уйнаган җирләренә чыгам. Дәресне саф һавада уздырам. Аларга энергияләрен чыгару, хәрәкәтләнү мөһим. Барысы да балалар өчен, шөгыльләнсеннәр генә (елмая). Билгеле бер хәрефне өйрәнгәч, аны уен форматында беркетәбез, ягъни сикереп, йөгереп. Балага кызык та, файдалы да.

— Дәреснең иң авыр этабы? 

— Өйрәнгән материалны беркетү процессы, авазны автоматлаштырырга кирәк. Сөйләмдә автоматлаштыру процессы, гомумән, бик озак вакыт ала. Һәм монда нәкъ менә ата-ананың логопед белән тандемда булуы мөһим. Ни өчен балаларда «кабинет сөйләме» диләр? Алар минем янда барысын да дөрес сөйлиләр, ә кабинеттан чыгып төркемгә киткәч, өйрәнгән материалны да онытырга мөмкиннәр. Һәр балага материалны беркетү өчен өй эше бирәбез: шигырь ятларга, грамматикадан, лексикадан биремнәр. Без монда бала белән 15-20 минут шөгыльләнәбез, ә аны өйдә дә кабатлар тору мөһим.

Дәрес уен форматында да уза
Дәрес уен форматында да уза

— Логопед төркеме ничек формалаша?

— Балалар һәр ел тикрешү уза. Аларны 6 кешедән торган комиссия карый, шул исәптән психологлар да. Әгәр балага логопед ярдәме кирәклеген сизсәк, аны логопедик комиссиягә җибәрәбез. Балаларны барлык юнәлешләр буенча тикшерәләр, авазларның күбесе бозылса, рекомендация язып, логопедик төркемгә кертәләр.

— Ата-аналар проблеманы һәрчак таныймы?

— Барлык ата-аналар да үз теләкләре белән логопедка мөрәҗәгать итми. Балаларының сөйләм бозылышы күренеп торса да, «безгә логопедик төркем кирәкми», диләр. Комиссия язган нәтиҗәләрне күрсәткәч, «аһ» итәләр. Кайбер очракта «сезнең балагызны аңлап булймы» дип чит ят-кеше әйткәч кенә, ата-анасы чаң кага башлый. Мондый очракта сөйләмне рәткә салу озак вакытны ала.

Логопед төркеме
Логопед төркеме

— Бакчада логопед эшендә нинди кыенлыклар бар?

— Фантазия ягыннан булса гына (елмая). Бертөрлелектән балалар тиз туя. Гел ниндидер яңалык, яңа уеннар, алымнар, дәрескә килү кызык булсын өчен мотивация кирәк. 

«Үз балаңны ишетергә кирәк»

— Эмоциональ яктан авырмы?

— Кайвакыт, билгеле бер аваз чыкмаганда гына эч поша. Ата-аналарның дә төрлесе була. «Логопедка йөрибез, ә нәтиҗәсе юк!» дип тә әйтергә мөмкиннәр. Ә инде барысы да әйбәтләнгәч, сөенечтән, баланы кысып кочаклыйсы килә (елмая). 

— Иң истә калган очрак бармы?

— Логопед булып эшли генә башлаган вакыт. Бер кыз «р» хәрефен әйтә алмый иде. Хәрефне өйрәнгәч, беркетергә дип, әти-әниләренә дә өйдә өстәмә шөгыльләнергә, контрольдә тотарга куштым. Әнисе миңа карап торды да: «без дә ирем белән „р“ хәрефен әйтә алмыйбыз бит», ди. Бетте баш, нишләргә инде дим. Тырыш торгач, өйрәнде ул кыз.

— Әти-әниләргә киңәшегез?

— Логопед сүзен тыңлагыз, киңәшләргә күз йоммагыз. Без табиблар түгел. Әгәр логопед неврологка барырга киңәш итсә, медицина белеме булган белгеч янына барыгыз. Ул өстәмә процедуралар билгеләргә мөмкин. Үз балаңны ишетергә һәм моны беренче класска кергәнче сузмаска, чөнки мәктәптә башка проблемалар барлыкка килергә мөмкин. 

Логопедка вакытында йөрү башлау мөһим
Логопедка вакытында йөрү башлау мөһим

— Яшь белгечләргә ни әйтер итегез?

— Истә тотыгыз: белем — яктылык, белемсезлек — караңгылык. Без дә даими рәвештә укып торабыз. Укырга, үсәргә, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә. Алга һәм бары алга.

Елена Грибакова
Елена Грибакова

Фотолар шәхси архивтан


Нет комментариев