Интервью

Татарстанның атказанган юристы Юрий Емельянов: «Без — күпмилләтле Татарстанның бер кисәге»

Теләче районы башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган юристы Юрий ЕМЕЛЬЯНОВ — редакциябез кунагы.

Теләче районының Югары Мирәтәк авылында туып-үскән карендәшебез егерме елдан артык юрист булып эшли. Ул — хезмәт юлында күпме кешегә законга кагылышлы мәсьәләләрне дөрес чишәргә юнәлеш биргән белгеч һәм, шул ук вакытта, үз асылына, керәшенлегенә тугры булып, культурабызны яшәтүгә үзеннән лаеклы өлеш кертүче хөрмәтле шәхес. 

«Үзенчәлегебезне саклау мөһим»

— Юрий Иванович, сез республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының да, шулай ук, Теләче оешмасының да идарә члены. Теләче керәшеннәре нәрсә белән янып яши? 

— Теләче районындагы керәшен оешмасы республика иҗтимагый оешмасының бер өлеше булып, бергәләп эшли. Районыбызның Субаш, Карабаян авылларында керәшенлек көчле, үз ансамбльләре дә бар. Алар белән бергә, бәйрәмнәребезне уздырабыз. Район җитәкчесе дә Тройсынга, Казанскийга үзе килеп, карендәшләр белән аралашып, бәйрәм күреп китә. 

Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә утырышында
Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә утырышында

— Оешмага яшьләр тартыламы?

— Без — башлап йөрүчеләр. Иң мөһиме, яшьләрнең каршы килгәннәре юк. Йолаларның, бәйрәмнәрнең саклануын күреп үсәләр. Чиркәүгә дә яшьләр күбрәк йөри башлады. Аңа үз теләгең белән килү кирәк инде.

— Татарстанда керәшен культурасының киләчәген ничек күзаллыйсыз?

— Керәшеннәр — күпмилләтле Татарстанның бер кисәге. «Кубик рубик» уенчыгының да бер кисәген алып атсаң, ул эшләми башлый. Аллага шөкер, керәшенлекне белеп үсүче буын бар. Үз культурабызны күрсәтә беләбез. Менә шул үзенчәлегебезне саклау мөһим. Кеше яхшыга тартылырга тиеш.

Республикакүләм «Питрау» керәшен культурасы бәйрәмендә
Республикакүләм «Питрау» керәшен культурасы бәйрәмендә
Республикакүләм «Питрау» керәшен культурасы бәйрәмендә
Республикакүләм «Питрау» керәшен культурасы бәйрәмендә

— Райондагы милләтара татулыкның нигезе нәрсәдә дип уйлыйсыз? 

— Бездә керәшен, татар, рус авыллары янәшә урнашкан. Кечкенәдән шуны күреп, аралашып үскән кешеләр, әләбәттә, тату була. Без аны шулай тиеш дип белеп үсәбез. Бәйрәмнәребез дә уртак, бер-беребезгә кунакка йөрибез. Һәр авылның активистлары бар, бердәмлекне саклап яшибез. 

Казанда узган Теләче керәшеннәре айлыгында
Казанда узган Теләче керәшеннәре айлыгында

— Сезнең өчен керәшен булу ул нәрсә?

— Керәшен икәнемне әйтә алу мөһим. Әби-бабайларым, әти-әнием, балаларым да керәшен. Башка милләттән булган дуслар да моны белә, керәшенлегебезне хөрмәт итә. Үзеңнең ыруыңны, авылыңны белү кирәк.

Үзебездән олырак буын традицияләрен саклап, яшьләргә җиткерергә тиешбез. Балага иртәдән кичкә кадәр «син — керәшен!» дип кенә кабатлап торып булмый. Аны җитәкләп йөрергә кирәк. Шуңа да, чиркәүләргә, бәйрәмнәргә барганда гаилә белән йөрибез.

Юрий Емельянов
Юрий Емельянов

«Тизлек заманы, агымга каршы килеп булмый»

— Хезмәт юлыгызга килгәндә, юриспруденцияне сайларга кем яки нәрсә йогынты ясады? 

— 5нче-6нчы классларда ук юрист булырга хыялландым. Кәгазь эше ошый иде. Класстагы 14 баланың 7се егетләр идек. Шәдкедәге хоккей командасына йөрдек. Тик мине хоккей артык кызыксындырмады (елмая). Егетләргә боз өстен кардан чистартырга булыша идем.

Гуманитар булгач, укытучылар да дөрес юнәлеш биргән, күрәсең, олимпиадаларга да йөрттеләр, миңа шул кызыграк иде. 2000 елда Казан социаль-юридик институтына кердем (хәзерге вакытта социаль белем бирү академиясе). Укыйм дигән кешегә мөмкинлекләр күп иде. Китапханәгә дә даими йөрдек. 2005 елда тәмамлап, эшкә урнаштым.

— Законнар гел үзгәреп тора. Баш миенә «перезагрузка» ясауның үз алымнары бармы?

— Физик хезмәт. Бакчада нәрсә дә булса эшләү: печән чабу, матиклау, кар көрәү. Хәзер тизлек заманы, агымга каршы килеп булмый. Законнар кабул итү дә тиз бара. Озаклап, 2-3 сәгать буе уйлап та утырып булмый. Һәрнәрсәгә әзер булырга кирәк. Әгәр ул тизлек студент чорында кереп калган икән, олыгайгач та бетми. 

— Юрист — җаваплы һөнәр. Тирә-яктан басым бармы?

— Законны белсәң һәм бозмасаң, курыкмыйча эшләргә була. Бүгенге көндә әлеге таләпләр өстендә эшлибез, кешегә дә шуны аңлатабыз. Катлаулы, сүз дә юк. Нинди генә яңалык булмасын, аны дөрес итеп, аңлаешлы итеп җиткерергә тырышабыз. 

Юрий Ивановичның бик күп бүләкләре бар
Юрий Ивановичның бик күп бүләкләре бар

— 2024 елда «Татарстанның атказанган юристы» дигән мактаулы исем алдыгыз. Бу исем нәрсәне дә булса үзгәрттеме?

— Район, республика җитәкчелеге тарафыннан синең хезмәтеңә карап бәя бирелә, димәк, мин шул планканы үтәгәнмен. Мактаулы исем алган коллегаларым рәтенә үземне куйгач, ничек сөенмисең инде?! Минем өчен гаиләм, туганнарым да шатланды. Якын кешеләрең белән проблемаларны гына түгел, ә сөенечләрне дә уртаклашу — икеләтә бәхет. Мактаулы исемне алу гына түгел, шуны аклый алырлык итеп эшләргә дә кирәк. Җәй көне бакчада эшлисеңме, кыш көне кар көрисеңме — мактаулы исем анысыннан азат итми (елмая). 

— Иң истә калган бүләгегез? 

— Укырга кергәч, институтның 10 еллыгы уңаеннан, деканнан алынган беренче «Похвальное письмо». Иң кадерле һәм истә калган бүләкнең берсе ул, онытылмый. Ул хәзер авылда эленеп тора. Печате дә һаман саклана. Истәлек.

— Юрист булырга җыенган яшьләргә киңәшләрегез?

— Хәзер яшьләрдә «наглость» дигән сыйфат күп (елмая). Аны начар әйбер дип әйтеп булмый, тик чамасын белү мөһим. Ялкау булмаска, тырышырга. «Мин моны эшләр идем, шуны эшләр идем» дип кычкырып йөрмәскә кирәк. 

— Уңышның төп нигезе нәрсәдә? 

— Эш, эш һәм тагын бер кат эш. Хезмәтем берьяклы гына түгел. Кеше төрле мәсьәләләр белән килә, барысына да дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Белемнәрне дә арттырып тору мөһим. Тәҗбрибә эш белән генә килә, шуңа беркайчан да эштән куркып тормадым. 

«Чиркәүләргә, бәйрәмнәргә гаилә белән йөрибез»

— Балачагыгызга да кайтып килик әле.

— Пушкин белән бер көнне туганмын (елмая). Норсы елгасы буенда урнашкан бик матур Югары Мирәтәк авылыннан. Әти һөнәре буенча ветеринар, бәйрәмне, ялны белми көне буе эшләде, әни гомер буе бухгалтер булды. Гаиләдә без 3 малай үстек, мин иң кечкенәсе. Кызлар, егетләр эше дип бүлмәдек, идәнен дә юдык, чишмәдән су да китердек. Шәдке мәктәбен тәмамладым. Мәктәп еллары күңелле вакытлар. Көз, яз айларында саз ерып, кыш көне ат белән мәктәпкә йөрүләр һаман да истә. Физик яктан ныгып үстек. Ат юлының нәрсә икәнен беләбез. Туп-туры, тыгыз булып салынган ат юлы, май аенда гына эреп бетәр иде…

— Үз гаиләгезгә килсәк…

— Гаиләм — минем өчен тыл. Хатыным Татьяна Түбән Каманыкы, шәһәр кызы. Әти-әнисе күрше Олы Мирәтәк авылыннан. Шәһәрдән авылга кайтканына бик рәхмәтлемен. Балык Бистәсендә 5 ел эшләгәч, Теләчегә күчтек. Ул мине гел хуплап тора. Ир белән хатынның бер фикердә булуы мөһим, тормыш итәргә дә җиңел. Үземне бик бәхетле дип саныйм, Аллага шөкер. Киләчәк ул — балаларда. 2 малай, 1 кыз тәрбиялибез: Станислав (20 яшь), Виктория (14 яшь), Павел (7 яшь).

Ир-ат өй салырга, агач утыртырга, малай үстерергә тиеш диләр бит. Теләчедә өй салып чыкканга 2 елга якын. Агачларны балалар белән бергә утырттык. Йорт-җирне бергәләп карыйбыз, бәрәңгесен дә, җимеш агачларын да үстерәбез. Җир эшен, тәртипне, яшеллекне яратабыз. 

Юрий һәм Татьяна - балалары Станислав, Виктория һәм Павел белән
Юрий һәм Татьяна - балалары Павел, Виктория һәм Станислав белән

— Шәһәрдә калмаганга үкенмәдегезме?

— Укыган вакытта хыялыйрак идем. Андый уйлар булгандыр. Соңгы курста укытучыбыз «сезгә уңышлар, тик онытмагыз, сез монда бер-берегезгә конкурент» диде. «Лучше авылга кайтып китәсе инде» дип уйладым (елмая). Шул вакытта Балык Бистәсендәге агрофермага эшкә кайтып урнаштым, авыл хуҗалыгы тармагы эше белән дә таныш.

Юрий Емельянов
Юрий Емельянов

— Гаиләдә керәшен традицияләре сакланамы?

— Әлбәттә! Балачакта нардуганчыларның өйдән-өйгә йөрүләре, папаның гармунда уйнап Тройсынга сөлге җыюлар күңелле иде. Хәзер дә Рождествода гаилә белән чиркәүгә келүгә барабыз. Качмануда авылга кайтып, купельда су коенабыз, бәләкәй улыбызга әле 7 яшь тула гына, инде 2 ел «минем дә керәсе килә» ди. Аягын гына булса да юешләтеп алабыз инде. Аннары садикта «коендым» дип сөйли ул (көлә). Олы көндә күкәй буйыйбыз, кулич пешерәбез. Олы көч бар күрәсең, кулич та ару су кебек бозылмыйча саклана. Ике улым да, егетләргә ияреп, авылда Тройсында яулык җыя. Балаларыбыз йолаларны күреп үсә. 

— Арыган вакытларда кайдан көч аласыз?

— Туган авылдан, туган йорттан. Күзне йомып искә төшерсәм дә күңелне җылылык биләп ала. Шунда кайтып хәл алам. Бәләкәй вакытта көтү көткәндә җиргә ятып йоклап ала идек бит. Җирнең көч бирүенә ышанам. Без шул энергияне алып, бәлки шуның белән яшибездәдер. Кызганыч, кечкенә авылларның киләчәк тормышы «дачный сезон»га гына калыр дип уйлыйм. 

— Ыру агачын да өйрәндегез. Моңа ничек килдегез? 

— Вакыты җиткән күрәсең. Папа ягыннан ыру агачын өйрәндем. Анда кайда гына туганнар булмаган, искиткеч. Туганнан туган энем Александр Тулада тора. Мин белгән туганнарны карап, аңа язып җибәрдем. Ул архивтан эзләп туплады. Ыру агачы 1786 еллардан башлана. Аны ясарга 5 ел тирәсе китте. Ул бик вак эш, кулдан язылган метрика кенәгәләрен карап, җыеп утырдык. Кемдер мода өчен генә «мин — фәлән нәселдән» дип әйтә. Ә бит аны расларга кирәк. Үзем юрист булгач, миңа төгәллек мөһим, документка язылган булырга тиеш. 

— Тагын нинди мавыгуларыгыз бар?

— Эштәгеләр белән бергә футбол командасында уйныйм, спартакиадаларда катнашабыз. Җәйләрен гаилә белән велосипедта йөрибез. Йорт-җирдә дә эшнең беткәне юк. Иртүк торып китаплар укыйм.

Юрий Иванович спортны да үз итә
Юрий Иванович спортны да үз итә

— Районыгыз, яки керәшенлек белән бәйле хыялыгыз бармы? 

— Теләче районындагы керәшен авыллары турында бер китап яки җыентык чыгарасы килә. Ул үзенә күрә бер энциклопедия булыр иде. Авыл тарихын белүче әби-бабайлар да бу эштә ярдәм итә алыр иде. Тарихны өйрәнер өчен, вакыт кирәк.

Юрий Емельянов
Название

Фотолар шәхси архивтан


Нет комментариев