Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан «Җиңгәчәйләр» ансамбле Казан шәһәренең Я. Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә «Покрау утырмасы«на җыйды.
Утырмачылар табигыйлекләре, осталыклары белән таң калдырды
Дүсмәтнең «Җиңгәчәйләр» керәшен халык фольклор ансамбле җыручылары үзләренең табигыйлекләре, профессионалларга иярергә тырышмаулары белән күңелне җәлеп итте. Тамаша залына, гүя үз өйләренә кергәндәй гади генә кереп баскан карендәшләрне баштанаяк күздән кичердем. Бернинди купшылык юк, күбесенең өстендә — элгәре авыл хатыннары кешелеккә кия торган «фабричный» тукымадан тегелгән күлмәк, киндер һәм чигелгән алъяпкычлар, башларында — чөеп бәйләнгән бизәкле яулыклар. Шуларны күргәч, әллә ничек, күңелне рәхәт бер дулкын тутырды.
Бәйләмнәрен, киергегә тарттырган чигүләрен алып «Покрау утырмасы»на җыелган утырмачыларга ияреп, тамашачы да җыру сузды. Утырмачылар көттереп кенә килеп кергән гармунчыдан («Җиңгәчәйләр» ансамбле җитәкчесе Виктор Спиридонов) җилнең кайсы яктан исүе белән дә кызыксындылар. Элгәреләр, күзәтүләрдән чыгып, Покрауда җил көнчыгыштан иссә, кыш салкын килә дип юраганнар.
Гармунчы урамны Покрау бөккәне исе тутырганын, борынының шуннан башка берни сизмәвен кызык итеп сөйләп, барысын да көлдерде. Берара җырлашып утыргач, тукмак әйләндереп, уйнап та алдылар. Тукмак кем турысында туктап кала, шуңа җәза да бирделәр. Җәза буларак, гармунчыны янәшәсендә утыручы белән «йолдыз санарга» да чыгардылар...
Дүсмәтнең үз көе, үз җыруы булган «Төлке тун, камчат бүрек»не, Чистай ягы җыруы «Агыйделләр ага»ны, Кумырык авылы җыруын, «Туганнарым, сезгә ниләр бирием» һәм «Балтырган»ны бар күңелләрен биреп башкардылар. «Җиңгәчәйләр»нең чыгышларына зал да кушылып, чын утырмачылардай, барысы бергә керәшен җыр дөньясында яшәде.
Күңелнең әллә кайсы кылларын тибрәндереп, сагышландырган да, моңландырган да җырулар сәхнәләштерелгән күренешләр белән аралашты. Мамадыш районы мәдәният йорты методисты, алып баручы Роза Галкина: «Авыл хәлләре». «Скетч», — дип артык тыйнак кына игълан иткән иде. Скетчны карый башлагач, гүя «Җиңгәчәйләр» фольклор ансамбле җырчыларының түгел, ә миниатюралар театры артистларының тамашасында утыргандай булдык.
Туфан Миңнуллинның профессионал театрлар сәхнәсеннән төшми торган «Гөргөри кияүләре»ннән өзекне дә килештереп уйнадылар. Үҗәт Гөргөри белән Җуаш Микушның чәчрәп торган анасы Гөрпинәне уйнаучы Виктор Спиридонов һәм Рима Губина шул берничә минут эчендә дә үз геройларының холкын ачып салдылар. Җаучылар Палый карчык белән Әүдекинең ничек җыру әйтүләрен үзең күрергә кирәк. Аларны тыңлаганда күз яше аралаш көлде тамашачы…
«Покрау утырмасы»нда аерым башкаручыларның чыгышлары да яңгырады. «Җиңгәчәйләр» ансамбле җитәкчеләреннән берсе Мария Петрова, солист Елизавета Фёдорова һәм кичәне алып баручы Роза Галкина үзләренең җырларын ишеттерделәр.
— Покрау бәйрәме тәмле аш-сулары һәм утырмалары белән күңелләрдә саклана. Көзге уңыштан әбиләрнең, нәнәйләрнең Покрау бөккәннәре пешергәннәре, кунаклар килгәне һәркемнең хәтерендәдер — дип олы яшьтәге тамашачыны еракта калган балачагына алып китте Роза Галкина. Кичә барышында ул Покрауга бәйле сынамышлар белән дә таныштырып үтте: «Покрау үтте — кыш җитте», «Покрау көнне үткәрелгән туй да иң бәхетле туй санала, чөнки өйләнешүчеләр юлына Изге Кыз Мария ак җәймә түши». Залдагылар арасында да Покрауга бәйле сынамышларны искә төшерүчеләр булды.
Залдагылар дигәннән, «Җиңгәчәйләр» ансамблендәгеләр «Биюле такмак» башкарганда, аларның күлдә аккош йөзгәндәй салмак кына тыпырдавына карап, тамашачы арасыннан кайсысыдыр: «Менә, безнең керәшеннәр шушылай ышкып бии, бер дә сәхнәдә сикереп чапмый», дип әйтеп куйды. Дөрес сүзгә җавап юк дигәндәй, аңа каршы ни әйтәсең?!
Фольклор ансамбльләрнең халык исемен йөртә торганнары да күп, дәүләт ансамбльләре дә бар. Барысы да үзенчәлекле, барысы да кирәк. Алар арасындагы «Җиңгәчәйләр» — халыкның үз ансамбле, чын фольклор коллективы буларак — культурабызны Дүсмәт ягы керәшеннәренең элгәреләрдән килгән кабатланмас көй-моңнары белән баета.
Кичә соңында, «Җиңгәчәйләр» ансамбленең «Покрау утырмасы»н югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен, Я. Емельянов исемендәге мәдәният үзәге директоры Людмила Белоусова рәхмәт белдерде. Ансамбль җитәкчесе, аккомпаниатор Виктор Спиридоновка һәм «Җиңгәчәйләр»нең һәрберсенә Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Җиңгәчәйләр»нең үз тарихы
Җәкәү йортына халык җыелганчы, «Җиңгәчәйләр»нең берничәсе белән сөйләшеп алырга җай чыкты. Күлмәкләрен, альяпкычларын тотып-тотып караганга да сүз әйтмәделәр. Болар, мөгаен узган гасырның илленче, алтмышынчы елларында тегелгәндер, дип уйлавым рас килде. «Нәнәйләрнең сандыкларында яткан күлмәкләр. Бәйрәмнәрдә генә кигәннәр», «Минеке — сугылган, киндер күлмәк, алъяпкычым да...», дип бер-бер артлы сүзгә кушылды ансамбль җыручылары.
ФАПта фельдшер булып эшләүче Рима Губина һәм пенсиягә кадәр колхозда, соңыннан башка оешмаларда баш икътисадчы булган Елизавета Исакова «Җиңгәчәйләр»гә 2015 елның ноябреннән йөри башлаганнарын әйттеләр. Аны Риманың дәдәсе, читкә чыгып киткәнче дә клубта эшләгән, авылга кайтып төпләнгәч, кабат шул эшенә кайткан Виктор Петрович оештырган.
Елизавета электән үк авылда булган фольклор ансамбленә ун еллап үз нәнәенең, 1935 елгы Александра Спиридонованың йөргәнен әйтте. Ул 82 яшенә кадәр «Җиңгәчәйләр»дә җырлаган. Хәзерге составтагылар үз нәнәйләреннән откан көйләрне үзгәртми җырлыйлар икән.
«Покрау утырмасы»на килгән кызлар үз нәнәйләренең тары ярмасы кушып, кишердән, кызыл чөгендердән, кавыннан (кабакны шулай дип йөртә дүсмәтлеләр) Покрау бөккәннәре пешергәннәрен дә искә төшереп алдылар. Нәнәйләре гадәтен хәзер үзләре дәвам итә. Җәкәү йортына килүчеләрнең чәйгә калучыларын сыйларга дип тә, табак-табак Покрау бөккәне пешереп алып килгән иде уңган «Җиңгәчәйләр»…
Виктор Спиридонов «Покрау утырмасы»на узган ел ук, «Җиңгәчәйләр» булып оешуларына нәкъ ун ел тулганда килергә җыенуларын, кайбер сәбәпләр аркасында ул ниятләренең тормышка ашмавын телгә алды.
— Быел Людмила Даниловна «Покрау атнасын «Покрау чыңы» белән яшьләр башлап җибәрә, сез концерт белән тәмамлап, нокта куярсыз» дигәч, каршы килмәдек, — дип сөйләде Виктор Петрович. — Җитмеш сигезенче елларда фольклор коллективны әзрәк оештырып җибәреп, район Сабантуйларында, Чаллыдагы халыклар дуслыгы фестивальләрендә, конкурсларда катнашып килдек. Аннан Себер ягына китеп барылды.
Пенсиягә чыккач, уйнап кына, «әллә авылга клубка эшкә керергәме» дигән идем, культура-агарту училищесын да тәмамлагач, гармунчы да булгач. Шунда ук хупладылар. Ул вакытта безнекеләр Комазан башы һәм Кумырык җыручылары белән бергә, бер ансамбль булып йөриләр иде. «Әйдәгез, үз коллективыбызны оештырабыз» дигәч, ризалаштылар. Җыелдык та, чыгышлар ясый башладык.
«Җиңгәчәйләр»дә Санка әбиләр 82-84 яшьләренә кадәр җырлап йөрделәр. 2016 елда булса кирәк, Дүсмәттә 16 районнан җыелдылар. Без шуларны каршыладык. «Дүсмәттә туй» дигән 40 минутлык җырлы-биюле йола тамашасын күрсәттек. Шунда Казаннан килгән җитәкчеләр «Җиңгәчәйләр»нең халык ансамблеме-түгелме икәне белән кызыксындылар. Нәтиҗәдә, 2017 елда «Җиңгәчәйләр»гә керәшен халык фольклор исеме бирелде. Шуннан бирле авылда, районда бер генә бәйрәм дә үтми. Өч төрле сәхнә костюмнарыбыз бар.
Покрауга килгәндә, балачакта нәнәйләрнең таудан төшүчеләргә карап, «кара әле, кунаклар килә, кемнәргә икән» дип сөйләгәннәре истә. Тауның икенче ягындагы керәшен авылларыннан 4-5 чакрымны җәяүләп, безнең Дүсмәткә Покрау бәйрәменә киләләр иде. Кунакларны сыйларга пирмәнкә, ит пешерелгән, әз генә «кыздыргыч» эчемлек тә кабып куйганнар. Ул чакта табында әллә ни дә булмаган, муллыкта яшәмәсәләр дә, кешеләр шат күңелле, иртәгәсе көн өчен җаннары тыныч иде.
Җырчылар гына түгел, ә чын театр артистлары да
Людмила БЕЛОУСОВА, Я. Емельянов исемендәге мәдәният үзәге директоры:
— «Җиңгәчәйләр» ансамбле бик матур Покрау утырмасы күрсәтте. Мамадыштагы 12 фольклор коллективның иң матурларыннан, иң осталарыннан берсе — «Җиңгәчәйләр». Ничә уңган җиңгәчәйләре һәм бер җизнәкәйләре дә бар. Уникаль коллектив.
Дүсмәт — чиркәүле, мәктәпле, ФАПлы, клублы һәм шундый уңган-булган кешеләр яши торган авыл. «Җиңгәчәйләр»нең әле спутник ансамбле «Тәңкәләр» дә бар. Безнең «Туым жондозы»фестивалендә ике тапкыр Гран-при яулады. «Тәңкәләр»нең җитәкчесе Зоя Әхмәдиева «Җиңгәчәйләр»дә дә җырлап йөри.
Дүсмәт — Мамадыш керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридоновның туган авылы. «Җиңгәчәйләр»нең җитәкчесе Виктор Петрович — аның бертуган дәдәсе. Ансамбльгә йөрүче Рима — бертуган сеңелесе. Ул әле Степан Петровичның бертуган сеңелесе генә түгел, безнең «Туганайлар»ның баш редакторы Юлия Губинаның әнисе дә. Менә шундый уникаль коллектив, уңган-булган эксклюзив кешеләр алар. Роза Павловна турында да аерым әйтергә кирәк. Мамадыш районында берәр очрашу була дисәң, ул минут эчендә бөтенесен оештыра.
«Җиңгәчәйләр»гә яңадан-яңа үрләр яуларга, яңа уңышларга ирешергә һәм Казан шәһәренең зур залларында чыгыш ясарга язсын Ходай.
Степан СПИРИДОНОВ, Мамадыш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе:
— «Җиңгәчәйләр» — алар ансамбль генә түгел, алар дуслар, туганнар, кодачалар һәм килендәшләр дә. Авылның иң кирәкле кешеләре. Дүсмәт, мәдәнияттән тыш, хуҗалык эшендә дә аларга таяна. Авылда өмә ясарга кирәк булса да, алар әйдәп, башлап йөри. Үзара салым җыярга кирәк икән, аларның сүзенә карап, кеше үзе китереп бирергә мөмкин салымга дигән акчаны. Чөнки алар белән санлашалар, аларны үз итәләр, яраталар. Алар халыкның, русча әйткәндә, "душа«сы. «Җиңгәчәйләр» — дәдәй белән бергә — авылга да, безгә дә, керәшен дөнҗасына да кирәк.
Георгий ИБУШЕВ, Россиянең — атказанган, Татарстанның халык артисты:
— «Җиңгәчәйләр» керәшен халык фольклор ансамбленең "Покрау утырмасы«н башыннан ахырына кадәр исем китеп карап утырдым. Ул җырлаулары, ул уйнаулары!
«Җиңгәчәйләр» җырчылар гына түгел, ә чын театр артистлары да. Сәхнәләштергән күренешләрдә бабай ролен дә, әбиләрне дә искиткеч зур осталык белән уйнадылар. Кич буе төрле пландагы җырлар тыңладык. Җанда әйтеп аңлатып була алмаслык рәхәтлек. «Покрау утырмасы»на чакырып, «Җиңгәчәйләр» онытылмас кичә бүләк итте.
Алёна НИЗАМОВА, «Татар-информ» журналисты:
— Безнең Дүсмәт — республикакүләм «Кряшен чибяре» конкурсында ике җиңүчесе булган бердәнбер авыл. Мария апа — без ике кызны да конкурска җитәкләп алып барып, җиңәчәгебезгә ышаныч уяткан кеше. Шул җиңүчеләрнең берсе буларак, Мария апага рәхмәтем бик зур.
«Җиңгәчәйләр» ансамблендә җырлап йөрүчеләр — авылның менә дигән хатыннары. Дүсмәтне тотып торучылар. Зур йортларда матур итеп, авылны да киләчәккә тоташтырып яшәп яталар. «Җиңгәчәйләр»не күрсәтергә дип, балаларымны да алып килдем. Кичә барышында дүсмәтлеләр белән горурланып утырдым. Гел шулай сәхнәне яктыртып, янып, тамашачыдан рәхмәт ишетеп яшәсеннәр.
ТУРЫ ЭФИР:
Фирая МОРАТОВА,
Татарстан Республикасының атказанган Массакүләм һәм коммуникациләр хезмәткәре.
Фото: Алина КОНДРАТЬЕВА
Нет комментариев