«Айбагыр» вожатыйлары тәҗрибә уртаклашты һәм киләчәк турында сөйләште
Хәбәрләр

«Айбагыр» вожатыйлары тәҗрибә уртаклашты һәм киләчәк турында сөйләште

14–15 ноябрьдә Казанның Петровский поселогында «Айбагыр» этносменасында 15 ел эчендә эшләгән вожатый дәдәйләр, түтиләр һәм оештыручылар җыелды. Ишектән керә-керешкә кочаклашып, елмаешып, бер-берсенә «дәдәй», «түти» дип эндәшү — бу очрашуның иң җылы мизгелләреннән берсе иде.

Беренче һәм бердәнбер лагерь

«Айбагыр» этносменасы — Республика керәшен иҗтимагый оешмасының иң популяр проектларыннан берсе. Керәшен балалары өчен лагерь булдыру тәкъдиме 2009 елда беренче керәшен яшьләре форумында яңгырый. Форумда оешманың «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге төзелеп, лагерь турындагы хыял-тәкъдимнәр буенча максатчан эш алып барыла башлый. 2012 елда этносмена беренче тапкыр ишекләрен 55 бала өчен ача. Быел «Айбагыр»да балалар 15нче елларын ял итте, юбилей сменасы үтте. Бәйрәм чарасына 15 ел эчендә лагерьда оештыручы һәм вожатый булып эшләгән яшьләр дә чакырылган иде.

«Айбагыр» елдан-ел үсә, ял итергә килүче балалар саны да арта. 15 ел элек саклык белән башланган бу проект, еллар белән сыналып, өметләрнең тулысынча акланганын күрсәтте. Замана үзгәрә, балалар да хәзер — икенче. Шуңа да этносменаның замана белән бергә атлавы мөһим. Боларны күз уңында тотып, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу һәм киләчәккә бурычлар билгеләү максатыннан «Бәрәкәт» яшьләре бүлеге 14–15 ноябрь көннәрендә «Айбагыр»да вожатый һәм оештыручы булып эшләгән яшьләрне җыйды.

Очрашуны зарыгып көткән егет-кызлар ишектән керә-керешкә елмаешып, бер-берсен кочаклап ук алдылар. Яшьләре генә түгел, җитәкче вазифасында эшләүчеләр дә бер-берсенә якын итеп, яратып, лагерьдагы кебек «дәдәй», «түти» дип эндәшеп, сагыну хисләрен яшермәделәр. Гаиләдә генә була торган мондый җылылыкны теләсә-кайда очратып булмый. Менә шуннан «Айбагыр»ның никадәр якын, кадерле икәне ачык сизелә.

Очрашу башланып киткәч тә, Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова «Айбагыр»ның ничек барлыкка килүен, беренче елын һәм проектның 15 ел дәвамында булган уңышларын искә алды.

— «Айбагыр» — республикада беренче һәм бердәнбер этнокультура буенча тәрбия бирүче лагерь. Башта безне аңлап бетермичә, бераз шикләнебрәк карадылар кебек. Ләкин эшнең нәтиҗәсен күреп, безне яраттылар. Бүгенге көндә республиканың башка бер генә милли оешмасында да мондый лагерь юк. Бу очрашуга килгән һәркем «Айбагыр» үсешенә үзеннән көч керткән яшьләр. Без лагерьда эшләүчеләрне «Вожатый мәктәбе» аша уздырып, өйрәтеп алабыз. Аннары лагерьда тәрбияләнгән балалар дәдәй-түтиләрен күреп, алардан үрнәк алып үсә, ахырда алар үзләре дә вожатый була.

Вакыт барган саен, балалар, яшьләр алмашып тора.  Беренче елларда «Айбагыр»да эшләгәннәр инде хәзер күбегез дәрәҗәле урыннарда хезмәт куясыз. Сез — безнең горурлыгыбыз. Бүген шушы иң актив составны бергә җыеп, сезнең фикерләрегез, тәкъдимнәрегезне ишетәсе килә, — дип килүчеләргә мөрәҗәгать итте Людмила Даниловна. Аның сүзләрендә горурлык кына түгел, әти-әниләрчә бер борчу да, киләчәккә ышаныч та иде.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова 
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова

Алда — зур максатлар, эшләр

Оештыручылар тарафыннан кызыклы программа әзерләнгән иде. Башта, лагерь тарихы һәм традицияләре белән бәйле КВИЗ уены булды. Яшьләр өч командага бүленеп, «Айбагыр»да эшләгән вакытларын искә төшереп, командага исем, девиз, җыр уйладылар. Интеллектуаль турда үзара ярыштылар, ә дөрес җавап биргән командага лагерьдагы кебек кечкенә «айбагыриклар» өләштеләр.

Лагерь тарихы һәм традицияләре белән бәйле КВИЗ уены
Лагерь тарихы һәм традицияләре белән бәйле КВИЗ уены

Кайчандыр вожатый булган яшьләр бу көнне үзләрен гүя «Айбагыр»да ял итүчеләр кебек хис иттеләр: күтәренке атмосфера, азарт, халык җыр-биюләрен башкардылар. Иртәдән кичкә кадәр балалар бакчасында, лагерьларда гына ишетелә торган самими балалардай рәхәтләнеп көлгән тавышлар яңгырап торды бу уен вакытында. Кемдер «әле дә отряд җырын онытмаганмын икән» дип елмайды, кемдер — «монда килгәч, үземнең дә бала булганымны сиздем» дип искәртте.

Уеннан соң очрашуны түгәрәк өстәл артында дәвам иттеләр. Тема — «Айбагыр» элек нинди иде дә, хәзер ничек үзгәрде? Түгәрәк өстәлне «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков алып барды. Этносменада вожатый булып эшләгән өлкән һәм яшь буын үзара тәҗрибә уртаклашып, лагерьның еллар дәвамында ничек үзгәрүен һәм киләчәктә нәрсәне сакларга кирәклеген сөйләштеләр. Нәрсәгә басым ясарга, нинди яңалык кертергә кирәк икәнлеген уйладылар.

Очрашуны түгәрәк өстәл артында дәвам иттеләр
Очрашуны түгәрәк өстәл артында дәвам иттеләр
«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков
«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков

Интернет, цифрлашу һәм ясалма интеллект заманында баланың фикерен чуалтмыйча, туган телен, йола-гадәтләрен һәм мәдәни мирасны саклау буенча мөһим фикер алышу булды. Түгәрәк өстәл артында һәркем «Айбагыр»лы балачагын искә төшереп, истәлекләрен барлады. Лагерь тормышы — ул аерым бер дөнья. Монда һәр вожатый отрядтагы баланы якын күрә: кирәк икән кырыс та, шул ук вакытта юата да ала, чын мәгънәсендә «дәдәй», «түти»гә әйләнә. Бер-берсен бүлдермичә тыңладылар, аларның сүзләрендә сагыну да, борчу да, өмет тә бергә үрелде.

Түгәрәк өстәл артында һәркем үз фикерен әйтте
Түгәрәк өстәл артында һәркем үз фикерен әйтте

Аралашу барышында «Без «Айбагыр»га нәрсә белән файдалы була алабыз?» дигән сорауны да күтәрделәр. Кайчандыр әлеге лагерьда ял иткән һәм эшләгән дәдәй-түтиләрнең берничәсе төрле мастер-классларны үткәрүдә ярдәм итә алуларын искәртте. Бу — киләчәккә куелган конкрет адым гына түгел, ә «Айбагыр» гаиләсенең әле дә бергә булуын раслаучы билге иде.

Вожатыйлар очрашуы зур табын артында, баянга кушылып керәшен җырулары җырлап, кич утыру белән тәмамланды. Бергәләп җырлаганда, кемнеңдер күзләре яшьләнде, кемдер башын янындагы дустының җилкәсенә салды... 

«Күңелдә рәхәтлек хисләре. Бер көнгә булса да, лагерь тормышына кайттык. Мондый очрашулар оештырып, бердәмлекне саклау мөһим. «Айбагыр» һәрвакыт безгә таяна ала», — дип, керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка, лагерьның «мамасы» булган Людмила Белоусовага һәм хәзерге яшьләр лидеры Игорь Шрыковка зур рәхмәт белдерделәр очрашуга килүчеләр. 

Светлана һәм Евгений Максимовлар
Светлана һәм Евгений Максимовлар

Вожатыйлар белән оештыручыларның бергә җыелуы «Айбагыр» этносменасының — июль-август айларында гына түгел, ә ел әйләнәсе яшәүче зур гаилә икәнен күрсәтте. «Айбагыр»да танышкан яшьләрнең дуслыклары еллар буе саклана. 15 ел узгач та вожатыйларның шулай бергә җыелуы моны исбатлый.

15 ел эчендә
15 ел эчендә "Айбагыр"да эшләгә вожатыйлар һәм оештыручылар
Фото: Алина Кондратьева

ФОТОРЕПОРТАЖ


Нет комментариев