Ул бәйрәм табынын да, көндәлек аш өстәлен дә бизәр.
Кирәк булачак: 2 хөрмә; ярты гранат; 100 грамм салат яфраклары; 50 грамм фета сыры; 30 грамм әстерхан чикләвеге; 2 аш калагы зәйтүн мае; 1 чәй калагы лимон согы; тәменчә тоз һәм борыч.
Салат яфракларын яхшылап юып, киптерергә һәм матур итеп тәлинкәгә җәяргә. Хөрмәне юка телемнәргә кисеп, салат өстенә тезәргә. Гранат бөртекләрен сибәргә, вакланган чикләвек һәм уылган сыр өстәргә.
Соус әзерләү өчен зәйтүн маена лимон согы, аз гына тоз һәм борыч кушып болгатырга. Әзер катнашманы салат өстенә сибәргә.
Өмет журналы
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев