Хәбәрләр

Өч авыл берләште: 800 маскировка челтәре – бер максат өчен

2024 елның 7 октябрендә Зәйнең Дүрт-Мунча мәдәният йортында игелекле эш башланып китте.

Дүрт-Мунча, Кабан-Бастрык һәм Зичәбаш авылларыннан хатын-кызлар берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрә башладылар. Шул көннән бүгенгә кадәр алар 800 челтәрне әзерләп өлгергәннәр.

Зичәбаштан Дүрт-Мунчага җәяү йөрү ерак булганлыктан, һәр авыл үз җирлегендә челтәрләрне тегүне дәвам итә. Бу игелекле эшне башкаручылар, гуманитар ярдәм җыюда да актив катнашалар. Челтәрләрне беркайчан да буш килеш алгы сызыкка җибәрмиләр. Һәрберсенә иманнар әйтеп, иң кирәкле әйберләрне — эчке киемнәр, оекбашлар, салфеткалар һәм башкаларны төреп җибәрәләр. Челтәр үрергә килә алмаучылар исә акчалата ярдәм күрсәтәләр.

«Зәй сезнең белән» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Елена Хисаметдинова бу җирлек волонтерларының фидакарьлеген, туктаусыз хезмәтләрен һәм гомуми эшкә керткән зур өлешләрен аерым билгеләп үтте. Игелекле йөрәкле бу хатын-кызлар көн саен клубта җыелып, челтәрләр үреп, уртак җиңүгә үз өлешләрен кертәләр.

«Безнең маскировка челтәрләребез яхшы ышык булсын һәм ир-егетләребезне дошман күзеннән яшерсен дип телибез. Егетләребез җиңү яулап кайтканчы үрәчәкбез челтәрләрне. Һәркайсы өчен борчылабыз, аларның безгә кадерле», — диләр маскировка челтәрләре үрүче апалар.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.


Нет комментариев