«Хезмәт — йөз елга кадәр яшәү шартларының берсе ул», — дигән галимнәр. Бу сүзләр Минзәлә районының Түбән Юшады авылында яшәүче Алексей Арзамасовка тулысынча туры киләдер.
Күптән түгел ул үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. «Әле хәзер дә бер минутны да эшсез үткәрми», — ди аның турында кызы Наталья Чепкасова.
«Гомер буе җирдә эшләдем, икмәк үстердем һәм беркайчан да үз Ватанымнан китәргә хыялланмадым. «Кайда тудың, шунда кирәк булдың» дигән әйтем килешәдер миңа. Һәр елны авыл хуҗалыгы көнен бәйрәм иткәндә минем уңышларымны онытмауларына һәм хөрмәтләүләренә сөенәм», — ди Алексей дәдәй үзе дә.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Алексей Петровичка «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.
Нет комментариев