18-20 декабрь көннәрендә балалар өчен «Кәҗә-Мәкәрҗә маҗаралары» («Приключения Козы-егозы») дип исемләнгән Яңа ел тамашасы булачак.
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре һәм республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активистлары ел да нәниләр өчен бәйрәм әзерли. Быел да, әлеге матур традицияне дәвам итеп, балалар өчен Яңа ел тамашасы булачак. Нәниләрне мавыктыргыч, театральләштерелгән тамаша, Кыш бабай, Кар кызы, әкият персонажлары белән очрашу, дәртле Яңа ел дискотекасы, һәм әлбәттә, Кыш бабай һәм Кар кызы янәшәсендә матур фото көтә.
«Кәҗә-Мәкәрҗә маҗаралары» дип исемләнгән Яңа ел тамашасы 18, 19, 20 декабрьдә, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә (Худяков урамы, 11нче йорт) булачак.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (939) 304-97-66.
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев