Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылында яшәүче карендәшебез, «Туганайлар» газетасы белән хезмәттәшлек итүче педагог Лариса Әхмәтшина Таулы Алтай якларына сәяхәткә баргач, ул якның бай табигатенә, киң күңелле кешеләренә сокланып кайткан.
Өч керәшен
Бер сәяхәт үзенә икенчеләрен тарта дигәннәрен ишеткәнем бар иде. Чыннан да, шулай икән. Ике ел элек Түбән Новгород якларына автобус сәяхәтенә чыктым. Программага Түбән Новгород, Арзамас, Городец шәһәрләрен күрү һәм изге урынга — Дивеевога бару кертелгән иде. Сәяхәт вакытында яныңдагы иптәшең белән бик тиз танышып, дуслашып китәсең бит ул. Бигрәк тә юлдашың үз кавемеңнән булса, аралашуы җиңел һәм рәхәт була. Бәхеткә, урыны минем яныма эләккән юлдашым үз кавемебездән — Зәйдә гомер итүче, чыгышы белән Урта Баграж керәшене Раиса Капитонова булып чыкты. Беренче сөйләшү-танышуыбыздан ук «серләребез килешеп», дуслашып киттек Рая белән.
Ул да минем шикелле сәяхәткә йөрергә, дөнья күрергә ярата икән. Урысча әйтсәк, «лёгкий на подъем», ә менә безнең авылда шундый җиңел, җайлы кешеләрне «әйдәнең тутасы», диләр. Менә шундый ике җиңел-җайлы кеше бергә очрашкач, ничек өйдә ятасың инде?! Рая белән уйлаштык та, быел бергә Алтай якларын урап кайтырга булдык. Рая тиз генә путевка да белеште, акчасын да түләп куйды, миңа билгеләнгән вакытка Чаллы автовокзалына барып утырудан башка чара калмады. Июль уртасының җылы, томанлы бер кичендә без, ике керәшен, Казан-Алтай юнәлешендә юл тотасы автобуста утыра идек инде.
Кабат күрешү сөенеченнән сөйләшеп сүзләребез бетми, ә автобуска берәм-берәм безнең белән бергә сәяхәткә барачак юлдашларыбыз җыела. Менә автобус салонына бик ыспай, матур гына киенгән кешенең кереп утыруы булды, Рая шунда ук «безнең авылныкы» дип ике генә сүз әйтте дә, абзый янына китте. Алар шунда ук гөрләшеп сөйләшә дә башладылар. Ул арада мин дә бу дәдәй белән танышып алдым: Зәй районындагы Сарсаз Багражда туып-үскән, бүген Чаллыда гомер итүче Алесандр Борисов булып чыкты ул. Җитмәсә, Раяның бертуган тутасы белән җизнәсенең классташы да икән әле Александр дәдәй. Ходай безне әнә шулай очраштырды, инде икедән өч керәшенгә әйләндек.
Алга китеп шуны әйтергә кирәк: и, рәхәтләндек тә инде үзебезчә сөйләшеп. Бигрәкләр матур, йомшак, үзенчәлекле яңгырашы бар бит безнең керәшен сөйләменең. Колакларны иркәли, күңелгә сары май булып ята ул. Андагы авазларның үзенчәлекле яңгырашы, көе, тәме бар. Бер яктан булгач, Саша дәдәй белән Раяның уртак танышлары, авылдашлары, истәлекләре күп, алар шуны барладылар. Авылдашлар сөйләшеп, ә мин аларны тыңлап кинәндем. Өчәү бергә йөргәндә, туктап керәшен көйләрен дә сузып алдык әле. Менә шулай өч керәшен Алтайга сәяхәткә кузгалдык.
Александр Семёновичның Алтайга икенче баруы икән инде, ул безне алдан ук сәяхәтнең кайбер нечкәлекләре белән таныштырды, киңәшләрен бирде. Сәяхәтебез буена ул, олы дәдәбез шикелле, безне барлап, кайгыртып йөрде. Искиткеч киң күңелле, юмарт, тормышның тәмен-ямен чын күңелдән тоеп-белеп яшәүче кеше иде юлдашыбыз. «Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын», ди халык. Юлдашларым өчен чыгарылган мәкаль дисәң дә була аны.
Тугыз көнгә сузылган сәяхәтнең дүрт тәүлеге юлга каралган: ике тәүлеге — барырга, икесе — кайтырга. Юлын Казаннан башлаган автобус Яр Чаллы-Алабуга-Ижау-Пермь-Екатеринбург-Новосибирск шәһәрләреннән туристлар җыйды. Бик гади, позитив кешеләр җыелган иде автобуста. Безне озатып йөрүче Пермь егете Антон да яхшы оештыручы булып чыкты. Барыбыз да тиз танышып, дуслашып алдык. Автобус һәр өч сәгать саен тукталыш ясап барды, тукталышларда арабыздагы яшь кызлар төрле физик күнегүләр ясатып, музыка куеп, бию оештырдылар. Шуңадырмы, ике тәүлек сизелми дә үтеп китте, ике көн үтеп, кояш чыгып килгәндә, Таулы Алтай республикасы чигенә килеп туктадык.
Алтын таулар илендә
Дөресен әйткәндә, Алтайга барасымны белсәм дә, аның ниндирәк җир икәнен, мине нәрсә көткәнен белми идем. Кызыгы бетмәсен өчен, алдан интернеттан да карамадым, өйрәнмәдем дә. Тауларны мин, гадәттәгечә, карлы түбәле дип күз алдына китердем. Барган җиребез Алтайның төньягы икән. Үсемлекләр дөньясы гел бездәгечә, үзеңне гел Татарстанда дип тоясың. Тик бөтен җирдә — таулар, таулар... Алар карлы түгел, ямь-яшел, таулар гел ташлардан тора, шул ташларда агачлар, күбрәк наратлар үсә.
Алтайның үзен өч өлешкә бүләләр: Төньяк Алтай, Үзәк Алтай, Көньяк Алтай. Бу өч өлеш үзенең климаты, табигате, үсемлекләр дөньясы белән аерыла. Карлы таулар көньякта, Монголиягә таба, диделәр. Алтайның буеннан-буена сузылган юл бар. Ул — озынлыгы 968 чакрымга сузылган Чуя тракты, Новосибирск шәһәреннән башланып Монголиянең Ташанта авылына кадәр сузыла. Менә шул юлда һәр 100 чакрым саен табигать гел үзгәреп тора икән.
Чынлыкта, Алтай нәрсә соң ул? Хәзер белешмәгә күз салыйк. Алтай ул — Азиянең үзәгендә, Россия, Казахстан, Кытай һәм Монголия чикләрендә урнашкан зур таулы төбәк һәм табигый өлкә. Бу сүз берьюлы берничә мәгънәне аңлата ала. Беренчедән ул — Алтай республикасы, башкаласы — Таулы Алтай шәһәре — күбрәк таулы өлеш, туристлык үзәге. Икенчедән, Алтай крае, башкаласы — Барнаул шәһәре, күбрәк тигезлек һәм авыл хуҗалыгы төбәге.
«Алтай» сүзе төрки-монгол телләреннән «алтын таулар» яки «алтынлы тау» дип тәрҗемә ителә. Биредә зур төрки телләр гаиләсе — Алтай телләре формалашкан дип санала. Алтай үзенең кеше кулы кагылмаган чиста табигате, искиткеч чиста сулы матур күлләре, бозлыклары һәм көчле энергетикасы белән бөтен дөньядан туристларны җәлеп итә. ЮНЕСКО Алтай тауларының бер өлешен Бөтендөнья мирасы исемлегенә дә керткән.
Монда, чыннан да, чиста һәм кеше кулы тимәгән табигать. Биредә әле үзгәрешләр, яңа төзелешләр моннан 20-30 еллар элек кенә башланган. Андагы йортларны, авылларны күреп, үземне балачагыма кайткандай хис иттем. Бирегә кешеләр шәһәр шау-шуыннан, тормыш ыгы-зыгысыннан кыргый табигатьтә, таулар итәгендә, елгалар-таулар кочагында тынычлыкта ял итәр өчен килә. Безнең шикелле бер күреп китәр өчен атна-ун көнгә килүчеләр дә, икешәр-өчәр айлап яшәүчеләр дә бар.
Һәр кешегә теләгенә һәм кесәсенә карап, сервис та, торыр урын да табарга була. Агачлар арасында палаткаларда яшәүчеләр дә, йортларга өйдәш булып керүчеләр дә, кунакханәләрдә, базаларда яшәүчеләр дә, кыйммәтле йортларны арендага алучылар да бар. Кыскасы, бөтен кешегә күңел түре ачык Алтайның.
Ә менә һавасы... Һавасы турында аерым язмый булмастыр. Бик күп җирләрдә булдым, тик мондагыдай һаваны бер җирдә дә сулаганым булмады. Һава сафлыгы дәрәҗәсен билгеләү өчен эталон итеп Алтай һавасын алырга кирәктер. Аны иснәп туеп булый, монда йокы да бик тәмле, чөнки кислород синең тын юлларың аша гына түгел, бөтен күзәнәкләрең аша үтә. Тагын шунысы бәхәссез: бу җирләрнең энергетикасы көчле. Монда йөргәндә, аны тоймый калмыйсың.
Алтайлы Йиләк
Алтай җиренә аяк басуга, безне чып-чын алтай кызы — гидыбыз Виктория каршы алды. Алтайлылыр балаларына ике исем кушалар икән, берсе — элеккечә, үз кагыйдәләре буенча, икенчесе — заманча, документларда язу өчен. Виктория дә үзен «Йиләк» дип таныштырды, безнеңчә «Җиләк» була инде. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, татар теле белән алтай теле бик охшаш, аларда уртак сүзләр телләрнең 60 процентын тәшкил итә. Без дә Виктория белән рәхәтләнеп үз телебездә аңлаштык. Бик мәгълүматлы булып чыкты безнең гид, алтайлылар турында да, яшәү рәвешләре, гадәт-йолалары һәм Алтын таулар иле турында да бик күп мәгълүмат алдык.
Беренче көнне Чемал елгасы, анда урнашкан Чемал ГЭСы (көчле яңгырлардан соң, елгада чираттагы су күтәрелешеннән соң аның машина залы эштән чыккан, шуннан соң ГЭС эшләүдән туктаган) белән таныштык, тауларга мендек. Асылмалы баскыч аша Алтайдагы иң беренче христиан храмы урнашкан Патмос утравына чыктык, андагы Иоанн Богослов храмында булдык, шәмнәр куйдык.
Икенче көнне Манжерок авылына алып киттеләр. Анда хәзер ел буе эшли торган курорт төзелә. Әлеге төзелеш белән Сбербанк шөгыльләнә. Ул аңа бик күп суммадагы инвестеция кертә һәм, әйтергә кирәк, юкка түгел. Хәзер монда ел тәүлеге эшли торган тау чаңгысы курорты төзелгән, канат юлы эшли. без дә шуның белән 1020 метр биеклеккә менеп, Алтай тауларына басып сокландык.
Тарихка күз салсак, Манжерок авылы үзе 1856 елда сөргенгә җибәрелгән кешеләр тарафыннан төзелгән. Төзелгән дә, җир йөзендәге меңнәрчә авыллар шикелле, тыныч кына яшәп яткан. 1966 елның августында бу якларда Совет-Монголия дуслык фестивале үткәрелә һәм шул уңайдан бик матур җыр иҗат ителә. Танылган совет җырчысы Эдита Пьеха башкаруындагы ул җыр үз заманында зур популярлык казана, җыр белән бергә, Манжерок турында да киң җәмәгатьчелеккә билгеле була. Менә шундый тарихлы авыл, бүген бөтен җиһанга билгеле курорт ул Манжерок.
Музейда — Укок мумиясе
Өченче көнебезнең беренче яртысында туристларга сайлап алу өчен берничә маршрут тәкъдим ителде. Яшьрәкләр Катунь елгасы буйлап рафтингка киттеләр, ә без, өч керәшен, үзебез яшәган Ай поселогы белән таныштык. Аны аркылыга-буйга йөреп, төрле җирләрдән килеп базарда сәүдә итүчеләр белән сөйләштек. Бер кафега кереп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык, алтай милли ризыкларыннан авыз иттек, туган ягыбызга, якыннарыбызга алып кайтырга күчтәнәчләр алдык.
Төштән соң төркемебез белән бергәләшеп, автобуга утырдык та Таулы Алтай шәһәренә юл тоттык. Ул — Алтай республикасының башкаласы, анда якынча 65 меңгә якын кеше яши. Шәһәрдәге халыкның 56 проценты — руслар, 26 проценты — алтайлылыр, 3 проценты — казахлар, калганын башка милләтләр тәшкил итә. Алтайда гаилә традицияләре саклана, туган телгә мөнәсәбәт көчле, «гаиләдә бары тик алтай телендә генә сөйләшәбез», диделәр.
Шәһәр буйлап экскурсиядән соң без Андрей Анохин исемендәге милли музейда экскурсиядә булдык. Искиткеч бай һәм матур музей. Монда төрки телләр тарихы, сөннәрнең Бөек күчеш чоры, шаманизм һәм аның алтайлылар тормышындагы урыны, милли киемнәр, алтай халкының гореф-гадәтләре, йорт һәм көнкүреш тәртипләре турында искиткеч күп мәгълүмат белдек. Музейда, махсус шартларда Алтай курганында табылган данлыклы Алтай принцессасы Укокның мумиясе саклана, аны музейга килгән кешеләргә билгеле көннәрдә генә һәм анда да көндезге сәгать бергә чаклы гына күрсәтәләр икән. Гомумән, мондагы җирле халык иң мөһим эшләрен төшкә чаклы эшли диделәр.
Алтайда борын-борыннан килгән берничә нәсел дәвамчылары яши, аларның һәрберсенең үз изгесе, үз тамгасы бар. Бер нәселдән, бер ырудан булганнарга, ничәнче буын булуына карамастан, үзара гаилә корырга ярамый. Шуңа да алтайлылырга үз нәсел шәҗәрәсен белү мөһим. Кыз белән егет үзара танышканда «Исемең кем?» дип сораганчы, «Син нинди ырудан?» дип сорыйлар икән. Менә шундый мәгълүматка баеп чыктык милли музейдан.
Аннан соң, Туугай тавына менеп, уч төбендәгедәй күренгән Таулы Алтай шәһәренә карап сокландык.
Че-Чкыш, Тау рухлары үзәнлекләрендә
Алтай җирендәге дүртенче көнебез дә кызыклы очрашулар, мавыктыргыч экскурсияләр белән үтте. Бу көнне без бугаз җыруы (горловое пение) концертында булдык. Таулы Алтай дәүләт драма театрының профессиональ артисты, танылган театр һәм кино актеры Айдар Унатов ике сәгатьлек концерт күрсәтте, төрле халыкларның җырларын башкарды. Алтай халкының төрле уен коралларында уйнады, безгә дә уйнап карарга бирде. Әлеге уен кораллары арасында сарык умырткасыннан һәм кабыргаларыннан ясалганнары да, ике яшьлек тайның тоягыннан ясалганнары да бар. Концерт юрта рәвешендә ясалган ачык верандада, табигать кочагында узды.
Айдар Унатов берьюлы берничә уен коралында уйнап, бугазы белән җырлап, авазлардан торган тулы тамаша ишеттерде. «Сарык көтүенә аюның килүе», «Кыз урлау», «Далада атлар көтүе»... Авазлардан гына торган бу җыр-спектакльләрнең нәрсә турында икәне исемнәреннән үк аңлашыла. Айдар безне дә тамашаларда катнаштырды. Шундый тамашаларның берсендә түгәрәкләнеп баскан туристлар, кулларын билгеле бер ритм астында өскә күтәреп, «ушта!» дип әйтергә тиеш иде. Алтай телендә бу сүз «шулай булсын!» дигәнне аңлата икән. Бөтен төркем бергә түгәрәк буйлап җырлап биегәндә, бер тавыштан «Ушта!» дип кычкырганда, күңелдә әйтеп бетергесез сөенеч, шатлык хисләре уянды.
Сонгы, бишенче көнне Че-Чкыш үзәнлегендә булдык. Тау рухлары үзәнлегенә дә бардык. Тауларда урнашкан күзәтү мәйданына менеп «Катунь»(алтай телендә «хатын» дигән сүздән) елгасы үзәнлеген күреп сокландык. Таулардан агып чыккан шарлавыкларны карадык. Әкияти матур җирдә урнашкан умарталыкта булдык. Көмеш сулы Алтай чишмәләреннән су эчтек, үзебез белән дә алдык. Таулар илендә бишенче көнебезне тәмамлап, изге җирләргә рәхмәт әйтеп, туганыбыз шикелле якынга әйләнгән киң күңелле алтай кызы Виктория белән саубуллашып, кайтыр юлга кузгалдык.
Искиткеч зур тәэсирләр, алыштыргысыз хисләр белән баеп, рухи яктан үсеп кайттык бу сәяхәттән. Кабат очрашулар насыйп булсын, изге Алтай җире! «Ушта!»
Тугыз көн элек озын юлга озатып калган Чаллы автовокзалы безне колач җәеп каршы алды. Без — бу сәяхәттә тагын да якынаеп, туганлашкан өч керәшен, бер-беребезгә яңа очрашулар теләп саубуллаштык.
Лариса ӘХМӘТШИНА.
Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы.
Нет комментариев