Хәбәрләр

Балалар өчен БИБЛИЯ

Керәшен духовная миссиясе әзерләгән кенәгәдән алып бирелә.

Еврейләрнең төп аталары Авраам

Авраам Сим нәселенннән Фарра улы булган, хатыны Сара атлы икән. Авраам ялган динне тотучылар арасында, сынга табынучылар арасында торса да, чын Аллага табынып, чын динне тотып, нык торган. Алла Авраамга өен, карендәшләрен калдырып, ялган диннеләр яныннан китеп, Ханаан җиренә барырга кушкан. Алла сүзен тыңлап, Авраам Ханаан җиренә барып урнашкан. Авраамның ышануын ныкландырыр өчен, Алла аңар төшендә дә, өнендә дә күренгәләгән.

Бер көнне Авраам юлдан узып баручы өч кешене күргән. Аларны кызганып, өенә кыстап алып кергән. Аларны хәстәрләгән, туйдырган. Узгынчы булып ике пәриштә белән Алла Үзе күренгән. Шунда Алла Авраамга: «Бер елдан соң улың булыр», — дигән. Ул әйткән сүз җиренә килгән, елдан соң Сарадан ул туган. Аны Исаак дип атаганнар. Ул чакта Авраам — йөздә, хатыны туксанда икән.

Исаакны корбанга китерү

Бер тапкыр Алла Авраамны сынап, улын — Исаакны «Миңа корбанга китер», дигән. Авраам Алла әйткәнне тыңлап, Исаакны бер тау өстенә алып барган. Корбан урыны ясап, өстенә утын түшәгән, утын өстенә Исаакны яткызган, аны суярга дип, пычак күтәргән икән, пәриштә килеп, Авраамның кулыннан тотып туктаткан. Шунда Ходай әйткән: «Авраам! Улыңны суйма, Миннән курыкканыңны күрәм», — дигән. «Син Миңа корбанга бердәнбер улыңны кызганмый китергәнең өчен, Мин сиңа изгелек итәрмен, күктәге йолдызлар күк, нәселеңне күбәйтермен, нәселеңнән кешеләрне Коткаручыны тудырырмын», — дигән. «Җирдәге бар халыклар да Аның арткылы изгелек алырлар», — дигән. Аннары Авраам сөенеп, Исаак белән өенә кайткан.

Исаак уллары

Исаакның хатыны Ревекка атлы булган. Авраам күк алар да Ходайны кадерләп, Аңар бирелеп торганнар. Ревекка берьюлы ике ул китергән: олысын — Исав, кечесен Иаков дип атаганнар. Исав киекче булган, Иаков йортта эшләүче булган. Картайгач, Исаак аларга бәхиллек биргән. Бәхилләгән чакта, Иаковка «нәселеңнән Коткаручы туар» дигән. Иаков җырак агасы Лаванга барып торган, Исав атасы йортында торган.

Иаков җамагаты

Иаков Лаванда егерме ел торган. Ул аның туарларын көткән. Туарларын яхшы көткәнгә күрә, Лаван Иаковны өйләндергән. Аңар күп мал-туар биргән. Ходай Иаковның туарларын бик уңдырган. Иаковтан күп ул-кыз туган: унике улы гына булган. Бар җамагатын, мал-туарларын алып, Иаков атасы янына кайткан. Кайткан чакта, Ходай аңар күренеп, аны Израиль дип атаган. Иаков улларының исемнәре болай: Рувим, Симеон, Левий, Иуда, Дан, Неффалим, Гад, Ассир, Иссахар, Завулон, Иосиф, Вениамин. Уникесе дә патриарх («халык аталары» дигән сүз) диеләләр. Шушылар заты еврейләр дип әйтелә.


Нет комментариев