Этнографическая мозаика

Теләче районының керәшен авыллары: Субаш, Тәмте, Иске Карабаян һәм Югары Мирәтәк

Теләче районы — карендәшләребез күпләп төпләнеп яши торган төбәкләрнең берсе.

Субаш — су башы

Субаш авылына исем «су башы» дигәннән чыгып бирелгән. Ул «Нырсинка» суының югары агымында, ягъни су башында урнашкан. Революциягә кадәр һәм аннан сон, 1940 елларга кадәр эш документларында, адресларда, жир планнарында «Дүртөйле Субашы» дип язылган һәм әйтелгән. 1940 елларга кадәр чит төбәкләрдә яшәүче өлкән кешеләр хатларын: «Казан губернасы, Мамадыш өязе, Мамалай волосте, Дүртөйле Субашы» адресы белән җибәргәннәр. Бирегә ХVI гасыр башында Мамадыш районының Албай, Әрнәш, Владимир авылларыннан 4 гаилә (3есе — керәшен, 1се — рус) килеп төпләнә. Күченгән гаиләләр һәм йортлар саны 4 булганга, авыл «Дүртөйле Субашы» дип йөртелгән.

Престол бәйрәме — Тройсын. Изге Өчлек (Троица) чиркәве халыкны иманга тарта.

Субаш авылы
Субаш авылы

«Казанский»лы Тәмте

Элек Тәмте авылы урманга таба Тәмте (Нырсинка) елгасы буенда урнашкан булган. Көчле янгында авыл янып беткән. Андагы кешеләрнең бер өлеше хәзерге авыл урынына күчә, кайберләре Лаеш, Кукмара якларна китә, дигән фикерләр бар. «Тәмте» сүзе элек монда яшәгән «Тямтюзи» дигән этник төркемнән килеп чыккан дигән фаразлар да бар.

Тәмте турында документларда 1680 елдан башлап билгеле. Авылның тарихи борынгылыгы турында бүгенге көнгә кадәр сакланган, XII гасырның беренче яртысына караган, зур күләмле кабер ташы, ике зур зираты барлыгы билгеле. Кабер ташы Федераль реестрга кертелгән.

Тәмте авылы Карабаян чиркәве приходына керә. Чиркәү Алла Анасының «Казанская» тәресе исеменә аруландырылган. Тәмтедә күптәннән инде Казанский бәйрәме оештырыла. Элек ул Казанский җыены буларак, 3 көн бәйрәм ителгән.

Ел әйләнәсе торучылар бик күп түгел, шактый гына кеше авылга җәй айларына кайта. 

Колбагыш 

Иске Карабаян авылын халык Колбагыш дип тә йөртә. Элек бу җирләрдә бер бай яшәгән, ди. Ул байның коллары да булган. Үләр алдыннан шул бай: «Бар байлыгымны колларыма башырам», — дип әйткән. Шулай итеп, Колбагыш дигән атама килеп чыккан, имеш. Лаеш өязенә караган вакытта Иске Карабаян авылы атамасы Күлбашы дип йөртелгән, ягъни Югары Күл, күлнең югарысы, башы мәгънәсендә, дигән мәгълүматлар да бар.

Археолог-галим А.И.Износков җыйган материаллар буенча, иң элек бу урынга, 1809 еллар тирәсендә, Починок Янасал дигән авылдан Кара бай дигән кеше килеп утырган. Шушыннан Карабаян исеме ясалган, диләр. Ул вакытта 74әр ир-ат һәм хатын-кыз күченгән. Барысы да иске керәшеннәр булган. Тарихчы С.М.Шпилевский әйтүенчә, Иске Карабаян (Күл башы, Колбагыш) авылы янында археологлар тарафыннан Болгар заманнарына караган Бигер табылдык әйберләр җыелмасы табылганлыгы билгеләнгән. 

Авылда җәй көне зурлап Троица бәйрәме уздыралар. Карабаян халкы авылдагы Алла Анасының Казан иконасы чиркәвенә дә йөри.

Иске Карабаян авылы
Иске Карабаян авылы

Югары Мирәтәк язлар җиткәч җанлана

Кайчандыр гөрләп яткан авылда бүгенге көндә кышлыкта 5-6 йортта гына кешеләр яши. Кибет тә, медпункт та юк. Авылда пенсия яшендәгеләр «дачник» кебек торалар – кышны шәһәрдә үткәрәләр дә, җылы сезоннарда авылга кайталар. Кирәк-яракны Шәтке авылыннан барып алырга туры килә, медпункт та шунда урнашкан. Олы кешеләргә товарны машинасы булган авылдашлары яки балалары ташый. Югары Мирәтәктә дә часовня бар. Часовня янында – ял итәр өчен беседка, Бокыр чишмәсенә төшәр өчен баскыч, чишмә урыны бар.


Нет комментариев