Бар авылларда да машина төзекләндерү урыннары таба алмыйсың.
Ә менә Лениногорскиның Федотовка авылында аны карендәшебез Равил Алимов үзе булдырган. Шушы авыл кызы булган Александра яшь чагында Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәренә китеп урнашкан, кияүгә чыккан. Аның улы Равил дә шунда туып-үскән. Кан тартмаса, җан тарта, олыгая башлагач, Александра түти туган ягына тартылган, кайтып авылда яшәгән.
«Автосервис ачу — озак еллар күңелемдә йөргән хыял иде. Сәмәркандтан күченеп, мин Мәскәү өлкәсендә гомер иттем. 2017 елда без дә гаиләм белән Федотовкага кайтып урнаштык. Авыл җирендә яшәү өчен акча һәм үземә бер шөгыль кирәк иде. Нәкъ шул вакытта күп кенә машина йөртүчеләрдән автомобильләрен төзекләндерүгә кагылышлы зарларын ишеттем. Бу мәсьәләне хәл итү өчен күп нәрсәне өйрәнергә, танышлар киңәшен тыңларга һәм халыкка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Өстенлекләр булдыру, машина ремонтлау җайланмалары урнаштыру, күрсәтелә торган хезмәтне бәяләү аз вакыт алмады. Февраль аенда кайттым, ә җәен бу эшкә баштанаяк чумдым. Үз йортыбызда сервис төзеп, үз-үземне эш белән тәэмин итү турындагы документларны 2021 елда рәсми рәвештә теркәттем һәм бар тырышлыгымны шушы юнәлешкә багышладым. Хәзер ярдәм сорап килүчеләр шактый», — дип үзе һәм хезмәте белән таныштырды Равил.
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев