Ноябрь аенда Бөтенроссия «Солдат хаты» акциясе бара. Акциянең максаты – хәрби хезмәткәрләргә, үзләренең хәрби бурычларын үтәү һәм Ватанны саклаудагы көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белдереп, хуплау.
12 ноябрь көнне Зәй районының Түбән Биш авылы мәдәният йорты "Солдат хаты" дип исемләнгән хәрби-патриотик акция уздырды.
«Бу чарада авылның яшүсмерләре хәрби операцияләрдә катнашучыларга үз куллары белән хатлар яздылар. Безнең мәдәният йортында "Солдат хаты" акциясен үткәрү инде күптәнге изге гадәткә әверелде. Бу инициативаның төп максаты – яшүсмерләрдә Ватанга мәхәббәт һәм патриотик рух тәрбияләү», – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Нужная.
Аның сүзләренчә, мондый хатлар хәрби хезмәткәрләр өчен бик зур әһәмияткә ия. Алар солдатларга өйләрен, якыннарын искә төшерә, аларның көтеп торуын һәм ышанычын белдерә. Бу исә аларга үз хезмәтләренең мөһимлегенә ышаныч һәм көч бирә.
Хатларда балалар үзләренчә солдатларга рәхмәтләрен белдергәннәр, аларның тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын теләгәннәр. Шулай ук, алар үзләренең тыныч тормыш өчен көрәшүчеләргә ярдәм итәргә әзер булуларын да белдергәннәр.
Фото: Н.Нужная.
Нет комментариев