Гаилә традицияләре — буыннан-буынга сакланып килүче аерым бер гаилә эчендә барлыкка килгән билгеле бер тәртип, үз-үзеңне тоту әдәбе, гореф-гадәтләр.
17 ноябрь көнне Мөслим районының Керәшен Шураны мәдәният йортында, яшьләр өчен гаилә традицияләре турында әңгәмә-уен узган. Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Мәрдәнова балалар-яшүсмерләр белән гаиләгә кагылышлы җитди темаларга уен форматында аралашкан.
«Гаилә бәхетенең һәм һәр кешенең шәхси иминлегенең төп өлешләре турында фикер алыштык. Без гаҗәеп бер авылда яшибез, анда төрле халык вәкилләре — татарлар, керәшеннәр, руслар — янәшә тора, аларның һәрберсе үзенең бай тарихы һәм уникаль гореф-гадәтләре белән яши, көн күрә. Һәм нәкъ менә шушы күптөрлелектә без барыбызны да берләштергән уртак нәрсәләрне — ныклы гаилә бәйләнешләрен, өлкәннәргә хөрмәт, балалар турында кайгырту һәм буыннар дәвамчанлыгын ассызыкларга телибез», — ди Гөлназ.
Әңгәмә барышына әдәби-тарихи әсәрләр, әкиятләр, башваткычлар кушылган, алар балаларга тормыштагы иң мөһим сорауларга җавап бирергә ярдәм иткән. Яшьләр үз гаилә традицияләре турында сөйләгәннәр, гаилә альбомнарын караганнар.
Фото: Г.Мәрдәнова.
Нет комментариев