Хәбәрләр

Маскировка челтәрләре әзер: кәләйлеләр һәр көнне мөһим эшкә үз өлешләрен кертә

Әлмәтнең Кәләй авылы мәдәният йортында волонтерлар тарафыннан маскировка челтәрләрен үрү эше дәвам итә.

Авыл халкы ярдәм өчен финанс ягын кайгырта. Җыелган акча кирәкле материалларны сатып алуга һәм эшнең өзлексез баруын тәэмин итүгә мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта безнең төп игътибар илебезнең тынычлыгын һәм иминлеген саклауга юнәлтелгән. Яшеренү челтәрләрен үрү — бу бары тик физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да нык булуны таләп итә торган мәсьәлә. Шуңа күрә һәрбер кешенең ярдәме бик мөһим.

«Әгәр сез дә үз көчләрегезне сынап карарга, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итүдә өлеш кертәргә теләсәгез, волонтерлар отрядына кушылыгыз», — ди Кәләй авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Марина Андреева.

Марина Андреева фотосы.


Нет комментариев