Хәбәрләр

Чистайдан Елизавета Ванифатьева Бөтенроссия иншалар конкурсында җиңде

Чистай районының Мөслим урта мәктәбенең 5 класс укучысы Елизавета Ванифатьева «Бөтенроссия иншалар конкурсы — 2026»да Питрау бәйрәме турындагы иншасы иң яхшысы дип танылды.

Елизаветаның  «Лиза бәйрәме» дигән эше керәшеннәрнең иң якты бәйрәмнәренең берсе — «Питрау»га багышланган иде. Иншада ул бәйрәмгә әзерлекне, аның традицияләрен һәм мәдәни әһәмиятен сөйләгән.

Бу уңыш күпьеллык эшнең нәтиҗәсе булып тора. Бәләкәйдән үк Елизавета «Карендәш» халык фольклор ансамбленә («Тәңкәләр» иҗат коллективы) йөри. Берничә тапкыр «Туым Жондозы» һәм «Без бергә» конкурсларында җиңүче һәм призёр булды, шулай ук «Керәшен кызчыгы» муниципаль конкурсында җиңде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы


Нет комментариев