Мамадыш районының Владимир авылыннан булган Елизавета Маловның шигырьләре үзенә генә хас тирән мәгънәле һәм шул ук вакытта гади дә.
Бик кызганыч
Ярты авыл буш булса да, безнең
Авыл яши, тормыш дәвам итә.
Казан каласыннан кайтып, күршем
Урам якта тотып куйды киртә.
Матурланып китте ташландык өй,
Әти-әнисе дә сөенәдер.
Белер йола булса алар, нигез
Бетә, диеп яна, көенәдер.
Ничә бала үскән күрше йортның
Бик кызганыч инде мондый хәле.
Авам, диеп торган лапас-кура,
Өйләре нык, юк, бирешми әле.
Хуҗа нинди, малы шундый диләр,
Бер йорт төзек, берсе — җимерек.
Ялгыз өйнең хәлен белеп чыга
Морҗасыннан кичен җил кереп.
Канат булсын
Матур күлмәк киеп кенә,
Матур булып булса икән!
Әниең, син уяныр, дип
Чәен куеп торса икән!
Әтиең дә, кайтыр, диеп
Көтеп торса урам якта,
Синнән матур, бәхетлесе
Булмас менә шушы чакта.
Матур күлмәк төсен җуя,
Юа торгач кабат-кабат.
Матурлык ул туйда кирәк,
Иңнәреңдә булсын канат.
Сыңар канат — сынган канат,
Очам, дисәң, парлы кирәк.
Шул кадәрле түземлекне
Каян ала икән йөрәк?!
Җавап табар өчен кирәк,
Туган нигез, ачык капка.
Әти-әни генә сине
Алыштырмас жиде ятка.
Искә төшә
Суган әрчим елый-елый,
Балалар кайта, диеп.
Бөккән пешерергә йөрим,
Бүген өйдә мәш килеп.
Безнең әниләр өчпочмак
Әзерләмәде бер дә.
Кәбестә, сызык бөккәне
Булды өстәл түрендә.
Дурычмак пеште кызарып,
Ялкынлы мич эчендә.
Күмәч, көлчә ашап үстек,
Ныктыр шуның өчен дә.
Ипи кабарып тулганны
Көтәргә туры килсә,
Әни озатты мәктәпкә
Ашатып майлы көлчә.
Чуен белән борчак ашы,
Мультиваркаң — бер читтә.
Ул ашларга кайчагында
Салынмый иде ит тә.
Әти-әни исән, бөккән
Ашыйбыз яна-пешә...
Өстәл тулы ризык, һаман
Шул көннәр искә төшә.
Әйткән сүз
Кыскалыкта — осталык, ди,
Миндә юк ул осталык.
Оста барда кулым тыям,
Утырмыйм да остарып.
Кайчагында авызымнан
Артыгы чыга очып.
Тотып булмый, нишләтәсең,
Күбесен учта кысып.
Әйткән сүз — аткан ук, диләр,
Эшләсәң — эш карышмый.
Эшне эшлибез анысы
Осталардан калышмый.
Эш аты без, безне тормыш
Тәрбияләде шулай.
Бүген дә тартабыз, шөкер,
Яшәү ярыйсы болай.
Нет комментариев