Хәбәрләр

Мәктәп укучылары өчен республикакүләм «Ыру агачы» конференциясе узачак

10 декабрьдә мәктәп укучыларының туган як тарихын һәм керәшен мәдәниятен өйрәнү буенча III «Ыру агачы» (»Родовое древо») конференциясе узачак.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә туган як тарихы һәм керәшен мәдәнияте буенча мәктәп укучыларының туган як тарихын һәм керәшен мәдәниятен өйрәнү буенча III «Ыру агачы» («Родовое древо») конференциясе уздыра.

Конференциядә ике юнәлеш буенча актуаль мәсьәләләрне карау планлаштырыла:

– I секция. Туган як тарихы: керәшен авылларының һәм борынгы корылмалар тарихы; ыру агачлары (шәҗәрәләр), кушаматлар һәм тамгалар; топонимика.

– II секция. Традицион мәдәниятне өйрәнү: һөнәрчелек, йолалар, бәйрәмнәр; фольклор; керәшеннәрнең мәдәнияте һәм кием үзенчәлекләре.

Конференциягә мәктәп яшендәге балалар чакырыла (1-11 класс). Катнашу өчен гаризаны һәм тикшерү-эзләнү эшен 27 ноябрьгә кадәр оештыру комитетының электрон адресына (zgel21@mail.ru) җибәрергә кирәк. 

Конференциянең оештыру комитеты члены – Лилия Мухамадеева, белешмә өчен телефон +7-937-775-57-87

 

 


Нет комментариев