Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова белдерде.
«Аллергарда» дип аталган вакцина каен серкәсенә сизгерлек аркасында барлыкка килә торган аллергик риноконъюнктивитны кисәтү һәм дәвалау өчен эшләнгән. Ул шулай ук алма, шәфталу (персик), соя һәм җир чикләвеге кебек ризыкларга карата булган аллергияне дә җиңеләйтергә ярдәм итә.
Прививка курсы ай саен ясала торган биш уколга кадәр дәвам итә. Аны чәчәк ату сезоны башланганчы, көз һәм кыш айларында үткәрү планлаштырыла. Яңа сезон алдыннан ил буенча 60 меңгә кадәр кешегә прививка ясау күздә тотыла.
Вице-премьер сүзләренчә, әлеге медицина юнәлеше алга таба да актив үстереләчәк.
Нет комментариев