Хәбәрләр

Бахтада Көҗмә Демиян көне билгеләп үтелде

14 ноябрь – бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне.

Элгәре бу көнне Чистай районының Бахта авылында, җәйге эшләрне тәмамлап, әби-түтиләр кул эшләре белән шөгыльләнә башлаганнар. 14 ноябрьдә, авыл клубында бу көнне матур итеп бәйрәмчә үткәргәннәр. Бу хакта клуб хезмәткәре Светлана Малышева хәбәр итте: 

«Изге Косьма һәм Дамиан — бик булдыклы врачлар булганнар, кешеләрне бушлай чирләреннән дәвалаганнар. Шулай ук һөнәр осталарының, аеруча тегү-чигү, бәйләү кебек хатын-кызларның кул эшләренең яклаучысы саналганнар. Шуңа күрә безнең очрашуның максаты — борынгы йола-гадәтләрне яңарту, кул эшләрен барлау һәм бергәләп күңел ачу иде. Эш барышында куллар гына түгел, телләр дә тик тормады. Бәйрәмдә катнашучылар такмаклар әйтеште, борынгы җыруларны искә төшерде, «Йөзек салыш» уены уйнады. Кичә бик җылы узды. Һәркем күңел җылысы белән уртаклашты, яңа һөнәрләргә өйрәнде. Көҗмә Демиян безгә кышкы эшләргә көч-куәт бирсен, кулларыбыз сызлаусыз булсын!»

Бию сәламәтлек өчен файдалы
Бию сәламәтлек өчен файдалы
Кул эшләрен онытмыйбыз
Кул эшләрен онытмыйбыз

 


Нет комментариев