«Бигәш»ем, «Бигәшкәем», иң борынгым, иң яшем!»
Хәбәрләр

«Бигәш»ем, «Бигәшкәем», иң борынгым, иң яшем!»

31 октябрьдә Менделеев районының Иске Гришкин (Бигәш) авылында шундый исем астында «Бигәш» халык фольклор ансамбленең 85 һәм «Бигәшкәй» үрнәк балалар ансамбленең 45 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.

Үткәннәрне бүгенгә тоташтырып

Тарихка күз салсаң, ансамбльнең яше аннан да күбрәк булырга мөмкин. Архив материалларында Вятка губернасының Алабуга өязе Иске Гришкин авылында 1919 елда Көнчыгыш фронтның 2нче армиясендәге керәшен кызылармиячеләргә хезмәт күрсәтү өчен халык җыр һәм бию ансамбле төзелүе турында мәгълүмат бар. Шулай да, авылдашлар үзләре ансамбльнең туган елын 1941 елдан саныйлар. Нәкъ шушы елның җәендә, сугыш башланыр алдыннан, район, республика күләмендә уңышлы чыгыш ясаган 70 кешелек коллектив зур программа белән Мәскәүгә барырга җыена. Тик сугыш бу планнарга киртә куя.

Шулай да, Мәскәүгә бару хыялы тормышка аша. Тик соңрак, сугыш елларыннан соң. 1957 елның 4 июнендә Мәскәү шәһәрендә «Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы» уздырыла. «Бигәш» Мәскәүнең завод-фабрикалары эшчеләре алдында чыгыш ясый.

Бигәш ансамбле Мәскәүдә
Бигәш ансамбле Мәскәүдә

1981 елда ансамбль карамагында «Бигәшкәй» балалар коллективы барлыкка килә. Елларны елга бәйләп, бу ике коллектив керәшеннәрнең йола, гадәт, кием, аш-су, җыр-биюләрен популярлаштыруга зур өлеш кертә.

2019 елда «Бигәш» ансамбленең бай тарихы һәм коллективның керәшен мәдәниятен саклап калуга, үстерүгә, фольклор һәм традицион йолаларны яңартуга керткән өлеше өчен Иске Гришкин (Бигәш) авылы мәдәният йорты базасында Керәшен мәдәният үзәге ачылды. Бу көнне мәдәни үзәк халык белән тулы иде. «Бигәш»ләрне зур юбилей белән район администрациясе башлыгы Роберт Искәндәров котлады, шулай ук, коллективка мәдәният министры Ирада Әюпованың Мактау грамотасын да тапшырды. Коллективны котларга республика керәшен оешмасыннан да кунаклар килгән иде.

Ансамбльнең архив фотосы
Ансамбльнең архив фотосы

Җырчылар авылы

Бигәш — җырчылар авылы. Җырлау — ул кемлегеңне күрсәтү, туган җиреңне, авылыңны яратуыңны раслау, аның данын яклау. Биредә традицияләрне саклауны, сәхнәдә күрсәтүне шулай аңлыйлар һәм аңлаталар. Авыл җирлеге башлыгы Константин Алексеевның әле рәсми костюм киеп котларга чыгуы, әле костюмын керәшен күлмәгенә алыштырып, сәхнәдә ду китереп биюе моңа бер дәлил.

"Бигәш"нең фотоархивы

Боларны язганда, җырчы Вадим Захаров белән булган бер сөйләшү искә төште. Үзенең сәхнәдә җырлап йөрүеннән авылдашлары алдында оялуын әйткән иде ул. Эшлекле, нык тормышлы Кукмара керәшеннәрендә җырлап-биеп йөрү булдыксызлар эше, дип кабул ителә, дип уфтанган иде. Ә менә Бондюг керәшеннәрендә халык алдына чыгып җырлый белмәү булдыксызлыкка санала бугай. Шул ук вакытта, халык бик уңган. Авыллары да җитеш, мәктәпле, мәдәни үзәкле, чиркәүле, хуҗалыклар да нык монда.

Авыл тулы тормыш белән яши, дияргә була. «Яшьләрнең күбесе шәһәрдә яши һәм эшли. Шуңа карамастан, авылга репетициягә кайтып йөриләр, чыгышлар ясыйлар. Моңа кадәр саклаганны алга таба да дәвам итәрбез, — ди коллективның бүгенге җитәкчесе Клавдия Михайлова. — Без яшь чакта әбиләрдән өйрәнсәк, бүген алар бездән өйрәнә. Мәктәп елларында, бала чакта өйрәнгән уен-җырлар күңел сандыгыбызда саклана».

Бүген «Бигәш» коллективында — 12 кеше, «Бигәшкәй» балалар төркемендә 20 бала исәпләнә. Ансамбль солисты Ярослав Буланов — хәрби операциядә катнашкан егет. Күптән түгел кайтып, сәламәтлеге мөмкинлек бирүгә, яңадан сәхнәгә менгән. Ә башлап җырлаучылары Артём Кузнецовның җиңү белән кайтуын көтәләр, кирәк-ярак, күчтәнәч җибәреп торалар.

Юбилей кичәсеннән мизгелләр
Юбилей кичәсеннән мизгелләр

Балалар ансамбленең беренче адымнары

«Бигәшкәй» балалар ансамблен оештырган Евдокия Камашева инде бүген олы яшьтә. Шулай да, 45 ел элек булган хәлләрне ул бүгенгедәй хәтерли.

Алабуга культура-агарту училищесының режиссёрлык бүлеген тәмамлаган Евдокия, беркадәр Тәтеш районында эшләгәннән соң, туган авылына кайта. Мәктәптә укыта башлый, «Бигәш» ансамбле белән тирә-як авылларга, районнарга гастрольләргә йөри. 5нче-9нчы классларда татар теле укыткан Евдокиягә балалар ансамбле төзү идеясе килә. «Үзем класс җитәкчесе булган 7нче классны алдым, 11 бала җыелды, — дип искә ала Евдокия Николаевна. — Балалар өчен репертуар юк бит. Бер коллегам белән утырып, мәктәп, пионерлар тормышын яктырткан репертуар әзерләдек, өч куплетлык шигырь яздык. Шуны авыл көенә салдык.

Шул ук вакытта «Бигәш» ансамбленең тарихын туплый башладым. Эштән соң ирем Иосиф Иванович пич ягып кала, ә мин авыл буйлап, өй борынча йөрим. Бер ай йөреп, зур фотоархив тупладым. Ул фотоларны фотосалонга биреп эшләттем, зур, бай альбом төзедек. Альбомны мәктәп музеена урнаштырдык.

Беренче чыгышыбыз Менделеевск шәһәренең Культура йортында булды. Район күләмендә сенсация итеп кабул иттеләр. Аннан соң Чаллыга, балалар фестиваленә җибәрделәр. Гармунчыбыз юк! Аяклары гарип, талантлы гармунчы Борис Молчанов бар иде авылда. Аны сорадык. Физкультура укытучысын да иярттек — гармун күтәрүче дә, Бориска ярдәм итүче дә кирәк бит. Чаллыда да безне алкышларга күмделәр. Анда Казаннан журналистлар да булган икән. Озак та үтми, «Яшь ленинчы» газетасында безнең турыда язып чыктылар».

Бүгенге көндә «Бигәш»тә — Евдокия һәм Иосиф Камашевларның оныклары Никита, Михаил, Дмитрий, София һәм оныкчыклары.

Этник сәнгать — үсештә

Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Менделеев районы бүлеге җитәкчесе, районның ветераннар советы рәисе, озак еллар Иске Гришкин авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкарган Валентина Мамакова да ике дистә елын «Бигәшкәй» балалар ансамблен җитәкләүгә багышлаган.

«Бигәшкәй» — минем иҗатта, мәшәкатьтә узган 20 еллык гомерем. Керәшеннәрнең этник сәнгате үсешенә керткән өлешем. Улым белән кызыма биргән милли тәрбиям. Ансамбльгә «Бигәшкәй» исеме кушылу да, халык ансамбле исеме бирелү дә шул елларда булды (аңа кадәр алар ансамбльнең балалар төркеме булып йөрделәр). Ул елларда мәктәптә башлангыч классларны укыттым. Кайларда гына булмадык балалар белән! Төркиядәге «Фон гет-фестиваль», Пермьдәге «Түгәрәк уен», Ижевск каласындагы «Ватан» фестивале дисеңме, Казандагы «Этномириада»…

Концерт бырышында бүләкләү мизгеле
Концерт бырышында бүләкләү мизгеле

«Туым жондозы» фестиваленә (2012 ел) барганда барысы да чирләп беттеләр, ә барасылары бик килә. Үпкәлиләр, елашалар. Ата-аналарның да җибәрмичә чарасы калмады. Сәхнә артында дежур тордык. Әле берсенең температурасын төшерәбез, әле икенчесенекен... Кайтканда барысы да «терелде», юл буе җырлап кайттылар. Гран-при алдык бит! Сәхнә дәрте, ярышу шаукымы шулкадәр көчле иде балакайларда.

Концерт мизгелләре
Концерт мизгелләре

Бүгенге көндә минем «балалар» «Бигәш» ансамбленең төп төркемендә. Ярослав Буланов, Станислав Буланов, Виктор Япаев, Василий Молчанов, Лиана Молчанова, Эдуард Бармаков, Никита Камашев, София Камашева, Ульяна Буланова, Никита Гагарин, Светлана Чернова... Хәзер инде үзләре әти-әни, балалары «Бигәшкәй»дә. Мин алар белән горурланам. Ә алар миңа рәхмәтле. «Башта тапкырлау таблицасы сорый идегез, аннары биетә идегез», — дип, көлеп искә алалар».

«Бу еллар балалар коллективының үсеш чоры булды», дип искә ала Валентина Викторовна. Ансамбль ул елларда өч төркемнән тора. Репертуарда — бары тик үз авылларының җырулары, уен, биюләре.

Менделеевск ягындагы карендәшләр белән
Менделеевск ягындагы карендәшләр белән

«Тугай-тугай» кемнеке?

«Бигәш» репертуарының үзенчәлеге «Бәрмәнчек» ансамблендә дә зур кызыксыну уята. Җитмәсә, ансамбльдә авылдашлары — «Бигәшкәй»дә тәрбияләнгән Лиана Миронова да бар. Фольклор десанты оештырып, авылга «Бәрмәнчек»ләр килеп төшә. Нәтиҗәдә, дәүләт ансамбле репетуарында «Бондюг керәшеннәре» блогы барлыкка килә.

Инде Татарстанда гына түгел аннан читтә дә танылган «Тугай-тугай», «Гришкин такмаклары», «Поднос көе», «Карамалар каты кисәргә» җырулары, бию-уеннары киң публикага таныла. «Хәтта бервакыт шулай Казанда чыгыш ясаганда «Тугай-тугай» җырын «Бәрмәнчек» репертуарыннан алгансыз», — дип, шуның өчен балаларыбызны төшереп, бик хәтеребезне калдырганнар иде«, — дип искә ала Валентина Мамакова. Нишлисең бит, медаль шулай ике яклы була...

«Нәсел-ыруыбызның үткәне, бүгенгесе»

Бүгенге көндә ансамбльне үстерүче, яшәтүче яшь белгечләр бар. Япаевлар гаиләсе — Алабуга мәдәният колледжын тәмамлап, туган авылларында хезмәт итүче яшьләр. Виктор Бигәштә туып-үскән, Мария — авылның уңган килене. Викторның әнисе, авылның җырчы сандугачы Мария Япаева үз вакытында ансамбльне җитәкләгән. Тик гомере генә иртә өзелгән. Аның эшен балалары дәвам итә.

— Әбием, бабам, карт бабам, мама, папа җырлаган бу ансамбльдә, — ди Виктор. — Мин үзем, тәпи йөри башлаганнан бирле шушы коллективта. Бүген күбрәк хормейстер ролен үтим. Хатыным Мария — хореограф.

Минем өчен «Бигәш» — тормыш мәктәбе, нәселемнең, ыруымның үткәне, бүгенгесе. Минем гаиләм. Авылыбызның визит карточкасы, көче, бердәмлеге. Киләчәге дә, дип ышанасым килә»…

85 еллык юбилей концертында Виктор җырлап, биеп кенә калмады, думбырада уйнап, квартет составында, «Сандугач җибәрдем сезгә» композициясен дә башкарды. Әлеге думбыраны коллективның 80 еллык юбилеена фольклорчы галим Геннадий Макаров бүләк иткән булган.

Геннадий Макаров: «Бигәш» — фольклор хәрәкәтенең тарихы»

«Бигәш» — ул фольклор хәрәкәтенең тарихы. 80 ел дәвамында эшен бертуктаусыз дәвам иткән коллектив. Беренчедән, бу уңыш районда энтузиастлар булуга бәйле. Икенчедән, район җитәкчеләре бу хәрәкәткә игътибар бирделәр. Бүген дә ансамбльнең алдагы көнгә планнары, матди базасы бар. Ул авыл клубы гына түгел, аның бүтәннәр көнләшерлек мәдәни үзәк дигән статусы бар. Янәшәләрендә генә Алабуга мәдәният колледжы. Шушы көннәрдә колледж да үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Колледж тарихы белән «Бигәш» тарихы бергә үрелеп бара. Культура училищесы беренче көннәреннән үк халык иҗатына зур игътибар бирде. «Бигәш» ансамбле алар өчен ышанычлы база булып торды».

Людмила БЕЛОУСОВА

ФОТОРЕПОРТАЖ


Нет комментариев