Хәбәрләр

Раиса Павлова: «Ана кеше балага фәрештә дә, дус та»

Әниләр көне уңаеннан карендәшләребез арасында уздырган сораштыру.

Раиса ПАВЛОВА, Алексеевск районы, Кр. Баран авылы, 52 яшь, 3 бала:

— Әни булу — бик зур шатлык! Ходайга шөкер, 3 улым бар. Үсеп килүче 7 оныкчыгым да «әби» дип кенә торалар. Беренче баламны кулга алгач, бу дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк дип уйладым, ә өченче улым тугач, шатлыктан елап җибәрдем. Балаларымның сабый чакларын сагынам, шул вакытны бер мизгелгә булса да кайтарыр идем.

Ана кеше балага фәрештә дә, дус та. Хәзерге вакытта 2 улым махсус хәрби операциядә, берсе 2022 елда ук китте. Ходайга мең шөкер, икесе дә исән-саулар. Аларның «Мама, хәлләрең ничек?» дип телефоннан шалтыратканнарын көтеп кенә торам. Бәхет өчен тавышларын ишетү дә җитә. Булачак әниләргә киңәшем: балагызны яратыгыз, яхшы тәрбия биреп үстерегез. Ана булу — шатлык, горурлык.

Раиса Павлованың оныклары
Раиса Павлованың оныклары

 


Нет комментариев