Әниләр көне алдыннан карендәшләребез арасында сораштыру уздырдык. «Сезнең өчен әни булу нәрсә ул?», «Балагызны беренче тапкыр кулга алган көнне хәтерлисезме?», «Әниегезнең нинди киңәшен истә тотасыз?» дигән сораулар бирдек.
Елена ШИШКИНА, Питрәч районының Кибәч авылы, 65 яшь, 5 бала:
— Бәләкәй вакытта ук, насыйп булса, 5 бала алып кайтачакмын дигән идем, «Амин!» дигән вакытка туры килгән, күрәсең, 3 улым, 2 кызым туды. Яңа туган балаңны кулга алган вакыттан да куанычлысы юк. Әйтеп бетергесез бәхетле минутлар ул. Бала үстерү — бәхетле чор. Шуңа да, мизгелнең тәмен тоеп калырга кирәк. Балаларны, әниебез әйткән киңәшләрне күз уңында тотып тәрбияләдек. Әни безне һәрвакыт турыга өндәде, «туры юлдан барам, сез дә шулай барыгыз» дип әйтә иде. Картайган көндә дә аның бу сүзләре колакта чыңлап тора.
«Әни»диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.
Шигырьдә әйтелгәнчә, Әни — иң якты, кадерле сүз. Үз балаларыма да еш әйтәм: күп бала алып кайтудан курыкмагыз. Олыгайган көнегездә, балаларга, оныкларга куанып, аларның кадер-хөрмәтендә яшәргә язсын иде дип телим. Мең шөкер, балаларның яратуына күмелеп, бәхетле, мул тормышта гомер итәм.
Нет комментариев