Хәбәрләр

Саба керәшеннәре Казанның уникаль осталык үзәгендә булдылар

Саба осталары Казанда булды.

23 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Саба районы Казан уникаль осталык үзәгендә «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында «Яшә, Саба-йорт!» программасын тәкъдим итәте

"Татарстанның мәдәни башкаласы" дип исемләнгән бәйге кысаларында, Саба районы вәкилләре Казанның осталар үзәгендә үзләренең сәләтләрен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтте. Бу чара районнарның казанышларын башкаларга җиткерү, шулай ук аларның милли йолаларын һәм традицияләрен тәкъдим итү өчен зур мөмкинлек бирә.

Пирмәнкәләр, бәлешләр ...
Пирмәнкәләр, бәлешләр ...

Саба халкы, үзенең матур җыр-биюләре, милли йолалары белән генә түгел, ә борынгыдан килгән һөнәрләре белән дә тамашачыларны сокландырды. Сабаның Кырбаш авылындагы  "Нардуган" керәшен ансамбле чыгышы аерым игътибарга лаек булды: «Керәшен йортын, үзебездә генә пешерелә торган  ризыкларны күрсәттек. Кунакларны җырлап каршы алдык»,  – дип сөйләде ансамбль солисты Галина Абросимова.

Ансамбльнең җитәкчесе Надежда Черненко
Ансамбльнең җитәкчесе Надежда Черненко
Сабаның бар яктан уңганнары, осталары
Сабаның бар яктан уңганнары, осталары 

Г.Абросимова фотолары


Нет комментариев