Хәбәрләр

Сәвәләй егете Александр Исаков яшьтән үк иҗатка да тартыла

“Зәй-информ” оешмасы җитәкчесе Александр Кузьмич Исаков 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аның төгәл фәннәр укытучысыннан башланган хезмәт юлы иҗади эш белән тыгыз бәйләнгән. Сәвәләй авылы егете кече яшьтән логик фикерләү сәләтенә хирыс була, мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый. Һәм инде урта белем алгач та Алабуга дәүләт педагогика институтының математика-физика факультетына укырга керә. 1998 елда югары белемле яшь белгеч туган авылы мәктәбенә кайтып педагоглык өлкәсендә хезмәт юлын башлый. 

Яшь егет бер үк вакытта иҗатка да тартыла. Һәм 2000 елда районның мөстәкыйль рәвештә нәшер ителүче татар газетасы “Зәй офыклары”на корреспондент булып эшкә килә. Биредә хокукый темалар өстендә эшләүгә зур игътибар бирә. Газета укучылар аның тирәннән эзләнеп, законнар өлкәсендә төгәл мәгълүматлы язмаларын яратып укыйлар. Ләкин редакциядә җиде ел эшләгәннән соң ир-егет үзен бизнес тармагында сынап карарга да тели. Һәм бу юнәлештә дә үз урынын табып эшли. 

Шулай да Александр Исаков иҗаттан аерылмаска карар кыла. 2021 елда аны туган як тарихын өйрәнү музеена директор итеп билгелиләр. Монда ул тарихны өйрәнүгә дә, музейның хуҗалык эшләрен җайга салуга да җиң сызганып керешә. Оештыру сәләтенә ия, төрле идеяләргә бай җитәкчене “Зәй-информ” оешмасына чакырып алалар. Массакүләм мәгълүмат чараларында югары технологияләр, ясалма фәһем белән эшләү алга киткән заманда тиз арада җайлаша. Бу вазифада ул инде 2023 елның 1 июненнән хезмәт куя. Гаиләдә тормыш иптәше Альфира белән алар ике кыз үстереп, олы тормыш юлына бастырдылар. 

 

Фото: Зәй-информ


Нет комментариев