Хәбәрләр

Ленино һәм Пчеловод авылларында Халыклар бердәмлеге темасына чаралар узган

Россия — төрле халыкларның ватаны, әмма алар барысы бергә бер зур гаиләне төзиләр.

Без төрле телләрдә сөйләшәбез, әмма безнең уртак тарихыбыз һәм киләчәгебез уртак. Үз тирәңдә яшәүче кешеләрне аңлау өчен аларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм көнкүрешен белергә кирәк.

Яңа Чишмә районының Ленино мәдәният йортында Пушкин картасы программасы кысаларында «Халыклар бердәмлеге — Россия көче» дигән чара үткәрелгән. «Алып баручы Россиянең күп милләтле халыклары дуслыгы турында сөйләде, төрле милләттәге кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәтнең мөһимлеген ассызыклап узды. Чара барышында Россия халыкларының уникаль гореф-гадәтләре белән таныштылар. Мәдәниятләрнең күптөрлелеге, гомуми кыйммәтләр һәм борынгы ритуаллар Россия халыкларын бер зур гаиләгә берләштерүен белдек. Безнең тиңдәшлекне формалаштыручы һәм Россияне кабатланмас итә торган илебез халыклары традицияләре буенча иң мавыктыргыч сәяхәттә булдык дисәк тә ялгыш булмас! Шулай ук Россия халыкларының милли киемнәре белән таныштык», – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе.

Киемнәр төрле-төрле...
Киемнәр төрле-төрле...

Кукмара районының Пчеловод авылында «Мәдәни шимбә» Бөтенроссия акциясе кысаларына кушылып, клуб хезмәткәрләре милли киемнәр белән таныштыру оештырган. «Бу көнне без Россия халыкларының дуслыгын һәм бай мирасын чагылдырган, милли киемнәр дөньясына чумдык», – дип яздылар алар.

 

 

 

 


Нет комментариев