Нәрсә сон ул дуслык? Дуслык — ул кешеләр арасында күренмәс җепләр белән бәйләнгән элемтә.
Ул җепләр бар икән, көн саен күрешү дә кирәкми. Авырлыклар килеп чыкканда, очрашып сөйләшер, таяныр кешең барлыгын белеп яшисең икән, менә бу чын дуслык буладыр. Кайберәүләр бер-берсеннән файда күреп яшәр өчен дус булып йөри, кемдер кая барып бәрелергә белмәгәннән кеше белән аралашуны дуслыкка саный.
Ләкин күп очракта мондый дуслыкнын ахыры күнелсез тәмамланырга да мөмкин бит! «Дуслык кечкенәдән, балачактан ук барлыкка килә ул. Без Питрәч районындагы Янсуар авылының «Вьетнам» очында бергә өч кыз уйнап үстек. Настя, Нина һәм мин. Искә төшерерлек хатирәләр бик күп. Иң исемдә калганын язам, онытырлык булмады ул.
Балачактагы кыш
Ул вакытларда өйләрне пичкә утын ягып җылыталар иде. Иртә белән олы пичкә, кич белән галанкага. Иии, анын җылылыгы.... Шулай бервакыт Настяга уенчык үтүк алып кайтканнар. Без өйдә дә уйнадык, курчак киемнәрен дә үтүкләп карадык. Чатнама суык... Үтүкне урамга да алып чыгасы килде. Кайсыбызга шундый уй килгәндер, без ул тимер төпле үтүкне телгә куеп карадык. Икебезнең дә телләр ябышып калып, озак вакыт төзәлми йөргәне хәтердә…
Дуслык күпере нык булсын
Дуслар белән кече класслардан ук җыр дәфтәрләре тутырырга ярата идек. Ул дәфтәр мәктәптә бергә укучыларда йөреп, матур теләкләр белән кире үзебезгә әйләнеп кайта иде. Хәзер дә саклана ул дәфтәрләр. Үсә төшеп, мәктәп тәмамлагач «дуслык» башка төс ала башлый икән. Табигый хәл, башка уку йортында укый башлагач, я булмаса эшли башлагач, яңа дуслар табыла. Дуслыкның да гомере, кеше гомере кебек үк үзгәрешләрдән тора. Шулай булуга да карамастан, балачактагы дуслыкнын күңелдән китми һәм анда калган эзләре безгә әле хәзер дә аралашып яшәргә көч биреп тора.
Фотоларда: Дус кызларым: артта басып торучы дустым Настя. Икенчесе — Балык Бистәсе районының Күки авылы кызы Гөлсинә. Материал сатып алып, ательеларда күлмәк тектереп кигән чорлар.
Нет комментариев