Зәй районының Әхмәт авылында Адель Бояровны сроклы хәрби хезмәткә озатырга авылдашлары, туганнары, дуслары җыелганнар.
Адель – Әхмәтнең иң талантлы һәм актив яшьләренең берсе. Кадер мәктәбендә белем алып, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжын яхшы билгеләргә тәмамлый, аннары Казан мәдәният институтының этнография факультетына укырга керә. Талантлы егет баянда, кубызда, гитарада, балалайкада, курайда һәм башка музыка уен коралларында уйный.
Клубта аның өчен армиягә озату кичәсе оештырганнар. Адель үзе баянда уйнап, җырлап, яшьләр белән авыл да әйләнгәннәр.
Нет комментариев