Хәбәрләр

Иске Карабаяннан Мария Яковлева «Туганайлар»га газета чыга башлагаганнан бирле языла

Өр-яңа хәбәрләр, яңалыклар, кызыклы язмышлар белән танышырга теләсәгез, газетабызга язылырга онытмагыз.

Керәшен газеталарын чыга башлаганнан бирле алдыручыларның тагын берсе — Теләче районының Иске Карабаян авылыннан Мария Яковлева. Мария Петровна озак еллар Чаллы шәһәренең 52нче мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып эшләгән.

«Авылга кайтып тора башлавыбызга биш еллап кына әле. «Керәшен сүзе», «Туганайлар» газеталарының бер санын да калдырмыйча, җыеп барам. «Туганайлар» газетасы бик ошый, киң профилле ул. Бөтен темаларга да язасыз, рәхмәт. Элеккерәк чыкканнарына караганда да үзгәрешләр сизелә. Төсле битләре бик ошый. Төрле як керәшеннәре турындагы язмаларны бик кызыксынып укыйбыз. Үзебезнең Теләче ягындагы керәшеннәргә кагылганнары булганда аеруча сөенәбез. Иманнар, келәү итү, гомумән, белемнек битләре бик кирәкле язмалар дип саныйм. Рецептлар да файдалы. Фотолорда — керәшен тарихы, элеккеге чигү өлгеләре ни аңлата — болар барысы да, минемчә, һәркем өчен кирәкле мәгълүмат. «Туганайлар» армый-талмый чыгып торсын. Яшьләрнең газетага килуләре дә бик сөенечле. Минем өчен газетаның һәр саны, һәр язмасы кадерле. «Иҗатыгызда уңышлар сезгә», — дип сөйләде.

 

 

Фото Мария Яковлевадан.

 


Нет комментариев