Лениногорскиның Федотовка авылында булып, табигате, халкының яшәеше белән танышып кайттык.
Киләчәгебез – балалар
Мәктәпкә килдек. Биредә хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләүче педагоглар, балалар бакчасында киң күңелле тәрбиячеләр балаларга белем-тәрбия бирә. Кайчандыр үзләре дә шушы мәктәптә укыган, 12 ел инде директор булып эшләүче Валентина Кириллова һәм тарих укытучысы, мәктәп музее җитәкчесе Александр Григорьев безне мәктәп эшчәнлеге белән дә таныштырдылар. Валентина Семеновна:
“Бу бина 1987 елда төзелде. 2021 елда капиталь төзекләндерелде. Мәктәбебез матур, иркен, җылы. Бүгенге көндә укучыларга 9 укытучы белем бирә. Уку рус телендә бара, татар теле дәресе дә үткәрелә. Күрше Кузьминовка авылы балалары да килә иде элек, хәзер анда укучы бала юк, шуңа быел бары тик үз авылыбызныкылар гына калды. Мәктәптә керәшен музее эшли. Анда даими рәвештә керәшен тематикасы буенча экскурсияләр оештырыла. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә багышланган стендыбыз бар”, – дип безгә класс кабинетларын, ашханәне, китапханәне күрсәтте.
Мондый мәктәп кайбер шәһәрләрдә дә юктыр. Уку-укыту өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: заманча җиһазландырылган кабинетлар, технология, чисталык, көненә ике тапкыр кайнар ризык…
Педагог-оештыручы Галина Афанасьева:
“Балалар татар телендә бик сөйләмәсәләр дә, район һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә актив катнашалар. Григорий Родионов шигырьләрен, керәшен җыруларын беләләр. Үз йола-гадәтләребезне саклау буенча да эш алып барабыз. Авылның тоткасы, киләчәге дә – балалар бит”, – дип, үзенең “Керәшеннәр” дигән матур шигырен дә укыды.
Укытучы Александр Григорьев:
“Татарстаныбызда төрле халыклар бердәм, тату гомер итәләр. Тарих кабинетында халыклар дуслыгына багышланган зур стенд булдырдык. Иң башта, үз керәшеннәребезгә кагылышлысы тора. Йола-гадәтләр, милли киемнәр, күренекле кешеләребез, аларның тарихыбызга керткән өлешләре турында мәгълүмат урнаштырдык. Татарлар, марилар, удмуртлар, чувашлар, мордвалар, русларның да йолалары, милли киемнәре чагылдырылды. Һәр халыкның үзенчәлекле мәдәнияте, тарихы бар, аларның барысын да күрсәтәбез. Бу стенд укучыларга туган якның байлыгын, төрле милләтләрнең бердәм яшәвен аңларга ярдәм итә”, – дип аңлатып узды.
Чишмәләрдән көч алып
Авыл кешеләренең күпчелеген татлы суы белән Иваш чишмәсе тәэмин итеп тора. Чишмә тирәләрен чиста тоту да авыл халкы җилкәсендә. 2023 елда билгесез чишмәне төзекләндереп, аңа Питрау чишмәсе дигән исем бирелгән. Бу урынны ял итү өчен матурлап, күлендә балык үрчетә башлаганнар. Буралап, кечкенә өй дә төзеп куелган. Бирегә тирә-як авыллардан да ял итәргә киләләр икән.
Әлеге эштә башлап йөрүче — авылдашлары Григорий Портнов. Спонсоры — үз авыллары кияве (авылның күп эшендә ярдәм итсә дә, исемен күрсәтүне теләми). Авылда зуррак эш үзара салым акчасына эшләнә: аву куркынычы булган зур агачларны кисү; билгесез солдат һәйкәлен сугыш чоры балалары, тол хатыннарга багышланган стелалар белән тулыландыру; урам юлларына таш җәю; су торбалары үткәрү; чишмәләрне төзекләндерү; кышын юлларны кардан чистарту.
«2019 елда республика гранты отып алган тракторыбыз зур ярдәмгә килә. Аны ремонтлауга, тракторчысына түләүгә дә халыктан җыелган акча китә. Авыл җирлеген җитәкләү хатын-кызга җиңел түгел, шулай да актив авылдашлар, гаиләм — төп терәгем. Ирем Анатолий Иванович белән бу йөкне бергәләп тартабыз», — диде авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова.
Анатолий Павлов — машина йөртүче. Аңа 2021 елда "Татнефть"нең мактаулы нефтьчесе дигән исем бирелгән. Авыл уртасында ул утырткан агачларның саны чиксез. Үзе тәрбияләп үстерә. Яңа зират янында үскән нарат, каен, миләшләр дә бу дөньядан киткән авыл халкының онытылмавын күрсәтеп тора. Тәреле чишмә янында да имәннәр утырткан. Әле алар яшь. Кыш көне авыл урамнарын да кардан чистартып тора, авыл халкы моңа бик рәхмәтле. Иске зират тулып, яңасы ачылгач, Анатолий Иванович авыл ир-егетләрен чакырып, аның янында зират йорты төзегәннәр.
Мәдәни тормыш гөрли
Авылның өлкәннәре дә, яшьләре дә бәйрәмнәрдә, өмәләрдә катнашырга тырышалар. Керәшеннәрнең йола-гадәтләрен саклап калу буенча да күп көч куела. Авылның престол бәйрәме Изге Михаил көне зурлап билгеләп үтелә. “Питрау”, “Качману”, “Олы көн”не дә калдырмыйлар. Мәдәният йорты җитәкчесе Людмила Афанасьева җитәкчелегендә тугыз кешедән торган, үз якларының искиткеч матур җыруларын башкаручы «Аланлык» фольклор ансамбле эшли.
Ерак ара булгач, Мамадышта узган «Питрау»га гына ел саен бара алмыйлар. «һәр авыл җирлегендәгечә, безнең мәдәният йортында волонтёрлар җыела. Махсус хәрби операциядәгеләр өчен күп тапкыр өй токмачы да әзерләп җибәрдек. Бу эш мәктәптә дә, өйләрдә башкарылды. Халык гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаша. Авылыбызның 10 егете – махсус хәрби операциядә. Күптән түгел Геннадий Портнов (контракт буенча СВОда) хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен Георгий кресты белән бүләкләнде», – ди Людмила Николаевна. Шундый дәрәҗәле бүләккә лаек уллар үстергән әти-әниләре олы хөрмәткә ия, авыл халкы да горурланып сөйли авылның батыр егетләре турында.
Людмила Николаевна – искиткеч хуҗабикә дә. 34 ел элек шушы авыл егете Юрий белән гаилә корып, тырышып тормыш алып баралар. Мал-туарны да күпләп асрыйлар, каз-үрдәкләре йөздән артык. Бер ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. 5 оныкның яраткан әби-бабасы алар. Людмила Николаевна каенана-каенатасын да карашкан, бүгенге көндә үз әти-әнисе алар тәрбиясендә. Аның камырдан пешергән тәмле бөккәннәре, бәрәңге пирмәнкәләре – һәр бәйрәмдә табын түрендә. Йорт-җирләре пөхтә, туганнары белән дә килешеп яши Афанасьевлар.
Район үзәге белән Федотовка авылы арасындагы ераклык – 53 километр. Шуңа карамастан, бу як халкы район үзәгендә узган мәдәни һәм спорт чараларында актив катнаша. Әлбәттә, ашыгыч эш килеп чыкса, бу араны үтү җиңел түгелдер. Әйе, хәзерге вакытта һәрбер йортта диярлек автомобиль бар. Юллар гел тигез булмаса да, урыны-урыны белән асфальт җәелгән. Киләчәктә бу юллар тулысынча төзекләндерелер дигән ышаныч белән, кайту юлына кузгалдык…
Авылның һәрбер кешесе тормышны ярата, тарихыбыз белән кызыксына, киләчәккә өмет белән карый. Безнең газетаның киләсе саннарын даими күзәтеп барыгыз. Сез, һичшиксез, Федотовка авылы турындагы язмаларыбызның дәвамын күрерсез.
Нет комментариев