Хәбәрләр

Шүрнәкнең «Сүрәкә» ансамбле турында фактлар

Алабуга районындагы Шүрнәк мәдәният йортының «Сүрәкә» ансамбле 1982 елны мәдәният йорты җитәкчесе Зәйтүнә Хәсәнова һәм яшь белгеч Алексей Бабакаев оеша.

Ансамбльнең беренче карлыгачлары — Ольга Овечкина, Раиса Овечкина, Анна Куглеева, Зинаида Рыжкова, Анна Морозова, Зоя Захарова, Зоя Маткаева, Екатерина Селиверстова, Анна түти hәм гармунчы Иван дәдәй Каишевлар.

Ансамбль тарихы

Сәхнәгә элгәреге керәшен җыруларын hәм биюләрен алып чыккан «Сүрәкә» фольклор ансамбле тиз арада популярлык яулый. Көне буе фермада эштә булган түтиләр, кайткач хужалыктагы эшләрен тәмамлап, дәртләнеп клубка репетициягә йөгерәләр.

«Зәйтүнә, авылдашыбыз Николай Беловка кияүгә чыгып, читкә күчеп китәләр. Шуннан соң, ансамбль белән методист Татьяна Карманова шөгыльләнә башлый. Моңлы тавышлы биюче кызны түтиләр дә үз итә. Репертуардагы «Солдат озату» җыруы бары тик безнең авылда гына җырлана. Солдат озату, Покрау, Нардуган бәйрәмнәрен дә сәхнәләштердек. Этномәдәни сукмак дигән проектта катнаштык. Авылыбызда район күләмендәге Питрау бәйрәме үткәрдек. Бу беренче адымыбызны уңышлы булды дип саныйбыз», — дип ансамбль белән таныштырды җитәкчесе Роза Роева. 

Ансамбльнең җитәкчесе - Роза Роева
Ансамбльнең җитәкчесе - Роза Роева 

Шүрнәккә баргач, «Сүрәкә» ансамбленә без дә кушылып җырладык, шунсыз мөмкин дә түгел, алар башкарган «Авыл көе», «Солдат озату» җырулары күңелгә үтеп керә. 

Һәр җыручы кадерле

Гармунчы Василий Макаров:

«2014 елдан йөрим, хатыным да «Сүрәкә» солисты. Керәшен авылында тудым, мари авылында үстем, рус авылында укыдым. Һәр милләтнең моңлы көйләре бар, аларны гармун аша халыкка җиткерәм. Бар халыкларның да көйләрен яратып уйныйм. «Сүрәкә» — бер гаилә кебек. Бергәләп репетицияләр үткәрәбез, концертларга әзерләнәбез, бер-беребезне хөрмәт итәбез».

Василий Макаров
Василий Макаров

Винера Пашаева:

«Ирем белән бергә ике бала үстереп, тәрбияләп, тормыш юлына бастырдык. Мин күптәннән бу ансамбльнең солисты. Чакырсалар, бер дә уйлап тормыйча, йөрәгемнең ешрак тибүен тоеп, сәхнәгә ашыгам. Ансамбльне саклау, яшәтү — төп максатыбыз».

Винера Пашаева
Винера Пашаева

Лилия Чайникова:

«Зәй ягындагы Кәрәкәс авылында туып-үстем. Шүрнәк егете Александр белән без 16 июньдә Сабантуйда таныштык. Дүрт сәгать буе сөйләшеп тордык, ә 29 июньдә инде гаилә кордык. 2002 елдан шушында гомер итәм. Өч бала үстерәбез. 2008 елдан авыл мәдәният йортындагы концертларда катнашам, театрларда уйныйм. Ә инде «Сүрәкә» халык ансамбленә 2014 елда кушылдым. Өлкән яшьтәге әбиләр берәм-берәм китеп баргач, яңа көч кирәк булды. «Сүрәкә»дән башка бер бәйрәм дә узмый авылда. Без — авылның йөзек кашы».

Лилия Чайникова
Лилия Чайникова

Валентина Каишева:

«Ансамбльгә 1982 елдан бирле йөрим. Коллективта мин иң өлкән кеше. Чакырган һәр җиргә барырга әзербез. Репертуарыбыз бай, халык җырларыннан алып, хәзерге заман композиторларының әсәрләренә кадәр башкарабыз Яшьләр дә безнең белән бергә шөгыльләнә, аларның энергиясе безгә дә күчә. Безнең өчен сәхнә — ул тормыш, яшәү рәвеше».

Валентина Каишева
Валентина Каишева

Валентина Данилова:

«Ата-аналарым керәшен, туганнан бирле шушы авылда. Үз ыруым, авылым белән горурланам. Җитәкчебез Роза Ивановна белән бергә уйнап-үстек. Ул монда эшкә урнашканнан бирле, мин дә шунда. Өлкәннәрдән өйрәнеп, яшьләргә өйрәтергә тырышып, мирасыбызны саклау — максатыбыз. Әле репертуарга авылыбызның «Печән көе»н кертү өстендә эшлибез«.

Валентина Каишева
Валентина Каишева

* * *

1983-1986 елларда «Сүрәкә» ансамбле Чаллы, Казан шәһәрләрендәге фестивальләрдә катнаша. «Сүрәкә»нең икенче җитәкчесе — Татьяна Павловна. 

1992 елны мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып килгән Ләйсән Абакаева ансамбльне яңадан жыеп, җанландырып җибәрә. 

2001-2021 елларда ансамбльгә Алексей Бабакаев җитәкчелек итә. 

2021 елдан башлап ансамбльне Роза Роева җитәкли. 

Фото: Алина Кондратьева 


Нет комментариев