Зәй районының Сәвәләй авылы укучылары авыл мәдәният йортында булып, маскировка челтәре үреп карады.
Сәвәләй мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева укучыларга батырлык дәресе уздырган.
«Маскировка челтәрләрен ничек үргәннәрен күрсәттем. Укучылар аның нинди тукымадан, нинди схема белән үреләген күрделәр. Соңыннан үзләре дә тукымаларны кисеп, үреп карады. Кызыксындырган сорауларына җавап таптылар. Сораулар күп булды: ни өчен нәкъ менә шундый төеннәр, ни өчен билгеле бер киңлек кирәк, челтәр реаль шартларда ничек саклый һәм башкалар. Мондый дәресләр хезмәтне хөрмәт итәргә, буыннар бәйләнешен күрергә өйрәтә», – дип язды Ләйлә Сабаева.
Фото: Сабаева Ләйлә фотолары
Нет комментариев