Хәбәрләр

Татарстанда вейпларны ваклап сатуны тыячаклар

Тиешле закон проекты ТР Дәүләт Советының 26 нчы утырышында икенче һәм өченче укылышта кабул ителде, дип хәбәр итә вакыйга урыныннан «Татар-информ» хәбәрчесе.

Документ республикада вейпларны ваклап сатуны биш елга тыюны билгели. Тыю төбәкләргә шундый хокук биргән яңа Федераль закон нигезендә кертелә.

Тыюны кертүне никотинлы продукцияне, беренче чиратта яшьләр өчен, киметү зарурлыгы белән аңлаталар. Тыю җылытыла торган тәмәке белән эшләнмәләрне һәм никотинны һәм алар өчен сыеклыкларны китерүнең электрон системаларына карамаган башка тәмәке продукциясен ваклап сатуга кагылмый.

Законны имзалау өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка җибәрделәр. Чикләүләр 2027 елның 1 мартыннан кертеләчәк.

Татар-информ


Нет комментариев