10 ноябрь көнне Мөслим районының Керәшен Шураны мәдәният йортында чын тылсым хөкем сөрде.
Бу көнне, Керәшен Шураны мәдәният йортында, чигүчеләр көненә багышланган «Тылсымлы чигү иле» күргәзмәсе ачылган. Авыл җирлекләрендә кул эшләре осталары бик күп: чигүчеләр, бәйләү осталары, картиналар иҗат итүчеләр, калай, такта кебек әйберләрдән бизәкләр ясаучылар. Керәшен Шуранында да андый осталар шактый.
«Бу матур эшләр җыелмасы гына түгел, ә җепләр, бизәкләр һәм чиксез фантазия дөньясына чуму булды. Һәр чигелгән әйбер — ул тарих, күңелдәге хисләр, сәгатьләр буе башкарган тырыш хезмәт һәм үз эшеңә мәхәббәт. Безнең арабызда күпме осталар, талантлар яши. Шуңа илһамландык, сөендекЧигүләр — халыкларның символлар уртаклыгы, мәдәниятләрнең үзара бәйләнеше. Бу могҗизаларны тудырган осталарыбызга — Илсөяр Муллина, Флүсә Садирова, Елена Ильинага, иҗатлары белән уртаклашкан барлык осталарга рәхмәт», — ди мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Мәрдәнова.
Нет комментариев