Лениногорскидагы Федотовка – Татарстанның халык язучысы Григорий Родионовны (Гәрәй Рәхим), шагыйрә Людмила Аланлыны һәм тагын бик күп тырыш карендәшләрне үстергән авыл.
Җиде урам арасы
Федотовканы күрүгә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның шигыре искә төште. Күңелдә үзеннән-үзе шундый юллар тезелеп китте: «Тау астына салынгандыр Федотовка дигән авыл...». Таулары, челтерәп аккан Питрау, Иваш, Тәреле чишмәсе генә дә ни тора! Сузылып киткән җиде урамы, ерактан ук күренеп торган зур, матур чиркәве белән бирегә килгән һәркемне үзенә тарта ул. Авылның рәсми исеме Федотовка булса да, халык телендә аны Аланлык дип атыйлар.
Безне авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова һәм мәдәният йорты җитәкчесе Людмила Афанасьева каршы алды. «Җиде урам арасы – йөгереп кенә узасы» дигәндәй, без дә һәр йортына, бакча-басуларына, аланнарына күз салып урамнарны әйләндек. Авыллар бетеп бара дисәк тә, Федотовка андыйлар рәтенә керми. Арада буш калган искеләре дә күренә, төзек өйләр дә җитәрлек, яңа йорт җиткереп ятучылар да бар. Валентина Павлова биредә 2012 елдан бирле авыл җирлеген җитәкли. Ул – 27 еллык педагоглык стажы булган, авыл өчен җан атып яшәүче кешеләрнең берсе.
«Авылыбызда 200ләп йорт, 321 кеше яши. Керәшен авылы булса да, биредә рус, татар, чувашлар да бар. Бертуганнардай тату яшибез. 18 яшькә кадәрге 27 бала, аларның 14е тугызеллык мәктәптә белем ала. Балалар бакчасында 5 бала тәрбияләнә. Кызганыч, бу саннар күп түгел, әмма бөтенләй юк та димибез. Җирлектә абзар тутырып мал-туар асраучы, бәрәңге үстерүчеләр саны елдан-ел кими. Мөгезле эре терлек нибары 70-80 тирәсе, савым сыерлары – 28, 16 кәҗә. Бер ат тотучы да бар. Умартачылар да бик аз. Каз-үрдәк, кош-корт асраучылар шактый.
Авыллар үсеше өчен җирлек бюджетларында җитәрлек акча каралмаган. Шуңа күп эшне авыл халкы өмә белән башкара. Авыл территориясен чистартып тору күбрәк мәдәният хезмәткәрләре өстендә. Язын-көзен авыл зиратында да чисталыкны карап торабыз», – дип авыл тормышы белән таныштырды Валентина Ивановна.
Ерактан күренеп торган чиркәү
Авылда мини-фермалары булган Антиповлар, Яфаровлар гаиләләре яши. Фельдшер-акушерлык, янгыннан саклау пунктлары, мәдәният йорты, китапханә эшли. Кибетләре халыкны азык-төлек һәм көнкүреш товарлары белән тәэмин итә. Башта авылның иман йортына кердек. Чиркәүне карап, тәртиптә тотучы Светлана Степанова: «Яңа чиркәү ачылганның икенче көненнән – 2009 елның 8 августыннан монда эшлим. Келәү бездә атнасына бер тапкыр даими рәвештә һәм бәйрәм көннәрендә үтә.
Чиркәүгә йөрүчеләр шактый: тирә-як авыллардан, шәһәрләрдән күп киләләр. Олы бәйрәмнәрне чиркәүдә келәүдән башлыйбыз. Мондый вакытларда авыл җирлеге башлыгы да, мәдәният йорты хезмәткәрләре дә нык ярдәм итәләр. Халык өзелеп тормый: бала чумылдыру, кәбен койдыру – барысы да биредә үтә», – дип сөйләде.
Нет комментариев