Хәбәрләр

1 январьдан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме артачак

Дәүләт Думасы 2027 ел башыннан минималь хезмәт хакын арттыру турындагы закон проектын икенче укылышта кабул итте.

Бюджет пакетына кергән әлеге инициатива нигезендә, МРОТ хәзерге 27 093 сумнан 28 935 сумга кадәр, ягъни 6,8 процентка күтәреләчәк, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Шул ук вакытта 2027–2029 елларда минималь хезмәт хакын медиан хезмәт хакыннан чыгып исәпләү тәртибен вакытлыча туктатып тору күздә тотыла. Бу чорда МРОТ күләме оешма хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы үсеше фаразларына нигезләнеп билгеләнәчәк.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев