Төрледән-төрле

«Муравейник» торты рецепты

Бик тәмле торт килеп чыга. Сез дә пешереп карагыз.

Камыр өчен кирәк була: 250 грамм сыер мае, 2 күкәй, 1 чәй калагы сода (уксус белән сүндерелгән), калак очында тоз, 150 грамм шикәр комы, 100 грамм 15-20%лы сметана, 400-500 грамм он.

Сыер маен эретеп, бераз суытабыз. Аерым савытта күкәй һәм шикәр комын тугылыйбыз, әлеге массага сметана һәм май өстибез. Соданы уксус белән сүндереп кушабыз. Әкренләп он остәп, камыр ясыйбыз. Әзер камырны 15-20 минутка холодильникка алып куябыз. 

Табага пергамент кәгазь җәеп, суыткычтагы камырны кыргыч аша чыгарып, әлеге табага җәябез (иттарткыч аша да чыгарырга ярый). 180 градуста 15-20 минут пешерәбез.

Крем: 1 банка кайнатылган сгущёнка, 1 пачкадан азрак йомшарган ак май салып туглыйбыз.

Пешкән вак печеньеләрне әзер крем белән бутап, тыгызламыйча гына тәлинкәгә кырмыска оясы формасы ясап өябез. Өстенә мәк сибәргә була.

 


Нет комментариев