Быел ул 30 октябрьдә башланып, 20 ноябрьдә тәмамланды.
«Мәдәни шимбә. Милли костюм: буыннарны бәйләүче җеп» — «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында үткәрелә торган Бөтенроссия акциясе. Быел ул Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Акциянең максаты — яшьләрне традиционон мәдәнияткә җәлеп итү, Россия халыкларының милли костюмнары тарихы һәм сәнгать үзенчәлекләре белән таныштыру, шулай ук мәдәни мираска сакчыл караш тәрбияләү.
Кукмара районының Кече Чура клубы да бу акциягә кушылган. Укучылар белән «Керәшеннәрнең киемнәре» дигән темага әңгәмә үткәрдек. Әңгәмә барышында милли күлмәк, тукыма үрнәкләре, алъяпкыч, тамакса, баш киемнәре, калфак, бизәнү әйберләре күрсәтелде. Мирасыбызны өйрәнү һәм саклау кирәклеге искәртелде.
Кайбыч сәнгать мәктәбендә дә бу яшь буынны Россия халыкларының мәдәни мирасы белән таныштыруга, милли йолаларга сакчыл караш тәрбияләүгә һәм халык мәдәниятен популярлаштыруга юнәлдерелгән чара үткәрелгән. Укытучылары Светлана Бартязова һәм Камилла Сәфиуллина балаларга Россиянең төрле халыкларының милли киемнәренең үзенчәлекләре, аларның тарихы һәм символикасы турында сөйләгәннәр.
Чарада катнашучылар традицион костюмнар белән танышып кына калмыйча, аларны киеп тә карарга мөмкинлек алдылар. Аеруча зур кызыксыну уятканнары — милли бизәкләрнең заманча интерпретацияләре, алар халык мотивларының хәзерге сәнгатьтә һәм дизайннарда ничек чагылыш таба алуын ачык күрсәттеләр.
Ел саен үткәрелә торган «Мәдәни шимбә» акциясе кысаларында Мөслим районының Яңа Усы мәктәбе укучылары өчен «Милли кием: буыннарны бәйләүче җеп» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелгән. Биредә укучылар көнкүрештә, бәйрәмнәрдә һәм йолалар башкарганда киелә торган өс, баш, аяк киемнәренең, бизәкләр турында мәгълумат алганнар.
Фотолар мәктәпләрдән
Нет комментариев