Хәбәрләр

Түбән Камада Халыклар дуслыгы көнендә керәшен культурасын күрсәттеләр

Түбән Каманың «Адымнар» мәктәбендә Халыклар дуслыгы көне узды. Анда 2 а класс укучылары керәшеннәрнең үзенчәлекле бай мәдәниятен күрсәттеләр.

Бәйрәмне әзерләшүдә класс җитәкчесе Резеда Галиева белән беррәттән, укучы Федяның әнисе Белла Квасникова да зур көч куйган. Ата-аналар комитеты активисты буларак, Белла Турсуновна чын керәшен бәйрәме әзерләгән иде. Әлбәттә монда 2 а классы укучысы Федяның тамырлары Келәтле һәм Чәбия керәшеннәренә барып тоташуы да зур роль уйнады. 

Аның әнисе Белла бәйрәмгә элгәреге керәшен көнкүрешендә кулланылган әйберләрне дә алып килгән иде. Ул әйберләр Белланың бабасы –Келәтле авылы тимерчесе Федор Яковлевич Каранаевтан һәм Чәбиядә туып-үскән әбиләре Екатерина Степановнадан, шулай ук, Балчыклы авылы кызы булган әбиләре Марҗук яклап бабайларыннан калган. 

Резеда Галиева белән Белла Квасниковага бүлмәне бәйрәмчә әзерләүдә класстагы балаларның әниләре ярдәм итте. Алар милли ризык әзерләделәр һәм театральләштерелгән күренешләрдә дә катнаштылар. Федя төп рольне аеруча килештереп уйнады. Ни дисәң дә, әнисе Белла үзенең керәшеннәрдән чыгуы белән горурланып кына калмый, улы күңелендә дә үз тамырлары белән горулык хисе уятырга омтыла.

Гомумән, бәйрәмдә 2 а классы укучылары һәм аларның әниләре керәшеннәрнең бай культурасын, мирасын тамашачыга бар тулылы белән җиткерә алдылар.


Нет комментариев