Клара Булатованың «Келәү» китабындагы шигырьләре.
Бер истәлек
Олы көнне олы
Итә микән Ләке?
Бәйрәмнәрне ничек
Итә икән Ләке?
Гомер буйларына
Чыкмый уйларымнан
Күкәй тәгәрәтү
Каран буйларыннан.
Уен коралыбыз
Бер уртак туп иде.
Отканда Абайдан
Остасы юк иде.
Йә турыдан бәрә,
Йә кыйгачлап сала.
Тезгән кадәресен
Сыдыра да ала.
Әмма юмарт куллы,
Аны саран димә.
Откан күкәйләрен
Кире бүлеп бирә.
Бәләкәйләр һаман
Аның тирәсендә —
Ниһаять, туп күчә
Аннан берәрсенә.
Үзе китми, һаман
Дәрес биреп тора:
«Менә моннан үлчәп
Тәгәрәт!» — дип тора.
«Соң инде, — ди, — нигә
Башың кыңгыр салдың?
Куш күкәй отам дип,
Бер сыңарсыз калдың!».
Көлешәләр яшьләр,
Кызарыша кызлар,
Үртәшергә китсә,
Абайны кем узар?
Монда малайларның
Иң уйнагы бит ул.
Абай гына түгел,
Таз Иваны бит ул.
Бала-чага күпме
Күкәй тәгәртте.
Ул уеннар синдә
Яши микән, Ләке?..
Түгәрәк җаулык ( керәшен көе)
Башындагы каз яулыгын
Ашыгып салмас асыл кыз,
Түгәрәк яулык япканчы,
Йөккә калмас асыл кыз.
Алам» дигән берәү белән
Ашыгып ятмас асыл кыз.
Кайниш йорты кабул итми,
Бала тапмас асыл кыз.
Улы-кызы паспортына
Сызык куймас асыл кыз.
Мәхәббәттә кем көймәгән,
Кемнәр янып сөймәгән,
Чынлап сөйгән яр ярына
Туйга кадәр тимәгән.
Чынлап сөйгән, туй төшергән,
Йортына алып кайткан.
Кызның калфагын салдырып,
Түгәрәк яулык япкан.
Ак калфакны кер кундырмый,
Чиста саклап килгәннәр,
Түгәрәк яулыклы башны
Горур йөртә белгәннәр.
Тәмсез тел сүзе ишетеп,
Кызармый якыннары,
Сафлыкны сайлый иш итеп
Керәшен хатыннары.
Арулар, ару булсыннар,
Бәхеткә туган алар.
Түгәрәк яулыкка чиккән
Ак казлар сыман алар.
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев