Хәбәрләр

Светлана Максимова республикакүләм XXI «Нечкәбил» конкурсында өченче урынны яулады

21 ноябрьдә, Казан шәһәренең “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә, “Мин яратам сине, тормыш!” дигән исем астында, республикакүләм XXI “Нечкәбил” матурлык конкурсы финалы гөрләде.

Аналарны һәм гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган бу традицион конкурста 5 сентябрьдәге ярымфиналда җиңү яулаган карендәшләребез – Питрәч районының Көек авылыннан Светлана һәм Евгений Максимовлар гаиләсе дә катнашты.

Конкурс гаилә бәйрәменә әверелде
Конкурс гаилә бәйрәменә әверелде

Зур вакыйга

 “Бу – гаилә һәм ана булуның матурлык бәйрәме. Сәхнәгә балалар чыкканда, тәннәр чемердәп китте. Балалар – безнең киләчәгебез”, – диде Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, конкурсантларны сәламләп.

Конкурста Татарстанның 9 районыннан һәм Казаннан барлыгы 11 гаилә катнашты. 21 ел эчендә проектта барлыгы 1000нән артык гаилә, 3500ләп бала катнашкан. Конкурсантларның яртысыннан артыгы – күп балалы гаиләләр.

«Нечкәбил — 2026» конкурсының проект җитәкчесе Изольда Жуйкова республикабызда гаиләгә, хатын-кызларга һәм балаларга аерым мөнәсәбәт барлыгын ассызыклап узды. Конкурс гаилә институтын үстерүгә, ныгытуга һәм җәмгыятьтә рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга ярдәм итә дип, 21 ел дәвамында аларның бу эшен хуплаучы җитәкчелеккә рәхмәт белдерде. «Нечкәбил» күп санлы хәйрия һәм социаль проектларны үз эченә ала: «Татарстан — ныклы гаиләләр территориясе», «Яхшы эшләр — гаилә хәрәкәте», «Татарстанның ныклы гаиләләреннән — ныклы яугирләргә», «Сайлауга — гаиләбез белән бергә», «Татарстан гаиләләре фестивале».

Җыен күренешен халык яратып күзәтте
Җыен күренешен халык яратып күзәтте

Йолалар саклана

Конкурста катнашучылар үз үрнәкләрендә гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре турында сөйләделәр. Карендәшләребез Максимовлар гаиләсе, керәшеннәрнең  “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле белән бергәләп, “Сандугач җибәрдем сезгә”, “Кайбыч такмаклары”, “Магнито” халык җыруларын, шулай ук, кубыз һәм думбыра авазларын халыкка җиткерде.

«Түгәрәк яулык» ябу йоласын күрсәтүләре отышлы булды. Һәр кызның тормышында әти-әни йортыннан китеп, кияүгә чыга торган вакыт килә. Кияүгә чыкканда керәшен кызларының баш киеме калпак-чачак түгәрәк яулыкка алыштырыла. «Түгәрәк яулык ир белән хатын арасын, аларның булачак баласын саклый. Түгәрәк яулыкны хатын-кыз гаилә тормышының беренче елында, бала туганчы бәйләп йөрергә тиеш, аннан соң гына сүрәкә кия башлый», — дип аңлатып үтте Светлана Михайловна.

Керәшеннәрнең җыен күренешен дә халык яратты. Биредә ыру тамгалары турында сөйләүләре кызыклы булды. Светлана белән Евгений керәшеннәр белән таныштыруны дәвам итеп: «Карендәшләребез борынгы йолаларны, православие динен һәм үзенчәлекле мәдәниятне саклап, нигездә, Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә яши», — диделәр.

Гаилә хәзинәләре

Светлана үз өстендәге – 110 еллык алъяпкыч, тамакса, ә кызлары Антонина әбисеннән калган керәшен күлмәге турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.

Аларны гаилә хәзинәсе дип атый алар. Алъяпкычтагы бизәкләрне Светлананың әбисе үзе кияүгә чыкканда чиккән. Кулларындагы бер гасырлык чигелгән яулыкны әби-бабайларының мәхәббәт символы диделәр. Әбиләре Валя йөз ел элек бабайлары Михаилны армиягә озатканда, шушы чигелгән яулыкны бүләк иткән. Михаил бабай аны кайтканчы гимнастёркасы кесәсендә саклаган.

Евгений: «Үз гаиләбез хәзинәсе — фикус гөле бар. Светлананы беренче күргәч, «ул минем язмышым», дип уйладым. Аннары мин аңа фикус гөле бүләк иттем. Гөл 7 күченүне, йорт төзелешен, бик күп суыкны һәм тузанны кичерде. 16 ел инде ул безнең кунакханәнең түрендә утыра», — дип гаилә серен чиште. Светлана тамаксасын һәм алъяпкычын салып, кызларына бирде: «Бу киемнәр дә сакланыр, ә гөлебезнең тармаклары һәр балабызның өендә үсәр — гаилә хәзинәсе сыман, буыннан-буынга күчерелер. Менә хәзер сез, безнең балалар — гаилә йолаларын дәвам итүчеләр!» — диде.

Актив, матур гаилә
Актив, матур гаилә

Максимовларның ару эше

Светлана белән Евгений туганнан бирле бер фамилия йөртәләр. Евгенийның әтисе Илья Максимов – рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Светлананың әтисе Михаил Максимов автохуҗалыкта эшләгән, хезмәт ветераны булган.

Максимовларның активлыгы, тырышлыгы нәселдән килә. Светлана Максимова – республика керәшен оешмасының инде 15 ел уңышлы эшләп килә торган “Айбагыр” этнолагере проекты идеясе авторы. Евгений Максимовның “Керәшенчә винегрет” дигән үз концерт проекты бар. Алар бу хакта горурланып сөйләделәр. Шунысы куанычлы, балалары Антонина, Мелания, Гавриил әти-әниләренең бу проектларында катнашып үсәләр.

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды

Өченче урын – безнекеләр

“Нечкәбил” конкурсында Светлана Максимова өченче урынны алды. Тагын бер карендәшебез – Зеленодольск районыннан Олеся Вәлиева тамашачылар мәхәббәтен яулады. Ул, чыгышы белән, Теләче ягыннан.

Сәхнәгә Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова чыкты: “Бүген Максимовлар гаиләсе этник кыйммәтләрнең саклануын, буыннан-буынга тапшырылуын күрсәтте һәм исбатлады”, – дип котлады ул һәм бүләк тапшырды.

Керәшен культурасын зур аудиториягә югары дәрәҗәдә күрсәтә алуларына Максимовлар үзләренең сөенгәннәрен әйттеләр. Конкурска әзерләнүдә ярдәм иткәннәре өчен “Бәрмәнчек” ансамбленә, “Айбагыр” вожатыйларына һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр. “Күп көч куелса да, нәтиҗәсен күргәч, күңелдә зур рәхәтлек. Балалар да биремнәрне җиренә җиткереп башкардылар. Тамашачы безне яратып каршы алды. Бүген – изге Архангел Михаилны искә алу көне. Аның хөрмәтенә әтиемә дә Михаил исеме кушылган. Без дә иртүк әтине искә алдык. “Әти, безне ташлама, барысы да уңышлы булсын иде”, дип теләдек. Шөкер, теләгебезгә ирештек, без канәгать”, – диде Светлана.


Нет комментариев