Хәбәрләр

Елена Галәветдинова – алтын билгеле спортчы һәм укытучы

Чыгышы белән Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан булган Елена Галәветдинова Питрәчнең 2нче мәктәбе укытучысы.

Күптән түгел укытучы карендәшебез Елена Галәветдинова, Росссия спорт министрлыгының Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) алтын билгесе белән бүләкләнде.
Бу — зур казаныш һәм зур горурлык! Елена Николаевна, чын мәгънәсендә, күпкырлы шәхес. Ул Питрәчнең 2нче мәктәбендә укытучы булып эшли.

«Һәр дәресен балаларга җанын-тәнен биреп аңлата. Мәктәптән тыш чараларда да балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирә, аларның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый», — ди аның турында мәктәп җитәкчеләре.

Шул ук вакытта, Елена Николаевна үзе дә актив тормыш алып бара. ГТОның алтын билгесенә ия булуы — аның спортка булган мәхәббәтен һәм тырышлыгын күрсәтә. Ул һәркем өчен чын үрнәк булып тора. Елена Николаевнаның тормышында спорт кына түгел, әдәбият та зур урын алып тора. Ул китаплар укырга да вакыт таба, бу — аның интеллектуаль үсешенә дәлил. Елена Николаевна — гаиләсендә дә бәхетле, ул һәрвакыт үз якыннарына игътибарлы. Аның гаиләсе — матур, тату, .
 

 

Фото:Е.Галәветдинова.


Нет комментариев