Хәбәрләр

Ләкедән Ольга Асанова махсус хәрби операциядәге егетләргә оекбаш бәйли

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында оештырылган “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” патриотик акциясе барлык районнарда да киң колач алган.

Бүген Ватан кушкан бурычны үтәүче егетләргә ярдәм итүчеләр бихисап. Кемдер оекбаш бәйли, кемдер мунча ясап, кемдер көнкүреш әйберләре сатып алып җибәрә.

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» акциясенә кушылып, СВОдагылар өчен туган йорт җылысын Сарманның Ләке авылы халкы да җибәрергә тырыша. Ветераннар (пенсионерлар) советының беренчел оешмасы рәисе Ольга Ивановна үз мисалында хәзер махсус хәрби операция зонасында булганнарга ничек ярдәм итәргә кирәклеген күрсәтте. Ул үз куллары белән җан җылысын салып, егетләр өчен җылы йон оекбашлар бәйләгән.

Авыл клубына алып килгән бу оекбашлар туган йортның җылысын, егетләр турына кайгыртуны да үзенә сыйдырган. Ольга Ивановнаның бу игелекле эше — битараф булмаган кешеләр берләшкәндә аларның ярдәме чын-чынлап көчле һәм сизелерлек була алуын аңлата.

Һәрбер шундый игелекле эш, һәр игътибар үз бурычын үтәүчеләр өчен зур әһәмияткә ия. Без читтә калмаганнарга, мөмкин булганнарга ихлас рәхмәт!

Фото Ләке авылы клубыннан.


Нет комментариев