Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Ноябрь аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 22нче (578) санына кыскача күзәтү.

1-6 битләр

1нче һәм 3нче битләрдә — Казанның Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең киңәйтелгән утырышыннан репортаж. Идарә членнары үтеп барган елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, 2027 елга яңа бурычлар билгелде.

2нче биттә — «Красноярск ягында — Керәшен өе» язмасы. Ул Комаровкадагы карендәшләрнең туристларны үзенчәлекле мирасыбыз, туй йолалары белән таныштыруы турында сөйли. Бу биттә — ил-көн яңалылкары, карендәшләребез уңышы турында да язылды.

4нче биттә республикакүләм XXI «Нечкәбил» матурлык конкурсы финалыннан репортаж бирелде. «Энҗе Нечкәбил» титулын яулаган Светлана Максимова һәм ире Евгений керәшен культурасын зур аудиториягә югары дәрәҗәдә күрсәтте. Аналар көне уңаеннан уздырылган сораштыруда карендәшләр ниләр сөйләгән? Анысы турында — шул ук 4нче биттәге «Әни»диеп язып куйдым яңа яуган ак карга» язмасында.

5нче биттәге «Федотовка даны — халкында» язмасы Лениногорск ягындагы Аланлык авылының үрнәк гаиләләре, традицияләрне саклап, киләчәк буынга җиткерүче кешеләре белән таныштыра.

6нчы биттә — артист, юмор остасы Аграфена Васильеваның 70 яшьлек юбилеена багышланган язма урнаштырылды. Түбән Кама районындагы Келәтле авылының Җабалак һәм Бүре ыруларыннан чыккан Унтун кызы Аграфенаның «Яшьлегемнән кайтып киләм әле» кичәсе ничек узган? Язмага күз салсагыз, белерсез.

6нчы бит
6нчы бит

7-12 битләр

7нче биттә — «Айбагыр» этносменасында төрле елларда вожатыйлар, оештыручылар булып эшләгән яшьләр очрашуы турында язма бирелде.

8нче биттә — Татарстанның Электрон мактау тактасына кертелгән карендәшләребез турында мәгълүмат.

9нчы биттә — Бондюг керәшеннәре фольклорын һәм традицияләрен халыкка җиткерүче «Бигәш» халык фольклор ансамбленең — 85 һәм «Бигәшкәй» үрнәк балалар ансамбленең 45 еллык юбилейларына багышланган язма. 

10нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә бирелгән үгет Херувимнардан да кадерле, Серафимнардан да данлы исемне алган Изге Кыз Мариянең җараулы тормышы турында сөйли. Шулай ук, балалар өчен Библиядән дә өзек бирелде. 28 ноябрьдән 2027 елның 6 январена кадәр дәвам итәчәк Рождество уразасы турында да яздык. 

11нче биттә — язучы Зинаида Захарованың «Вакыт агымында югалмаган эзләр» дигән истәлекләре. Анда сүз кемнәр турында бара? Язмага күз салсагыз, аңларсыз. Бу биттә Менделеевск районының Иске Гришкин авылында яшәүче Иван Алексевның шигырьләрен дә укый аласыз.

12нче биттәге «Покрауда туй иттеләр» язмасын да укымый калмагыз. «Бәрәкәт» керәшен яшьләре активистлары Ангелина Мухина һәм Дмитрий Барановның туенда булган журналист Алина Кондратьева анда нәрсәләр күргәнен түкми-чәчми язган.

12нче бит
12нче бит

 


Нет комментариев