V юбилей Халыкара «Халык артисты» бәйге-фестивале проекты Россия халыклары бердәмлеге көнен бәйрәм итү һәм Россия Президенты тарафыннан 2026 елга игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елы кысаларында онлайн рәвештә үткәрелә.
Сарман районының Ләке мәдәният йорты каршында эшләп килүче V Халыкара “Айбагыр” балалар керәшен фольклор ансамбле “Халык артисты” бәйгесендә катнашып, 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды Ансамбльнең җитәкчесе Римма Антонова да «Эстрада вокалы» номинациясендә шундый ук исемне яулады. Ул, мәдәниятне үстерүгә, күпьеллык намуслы хезмәте, яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен, Рәхмәт хатына да ия булды.
Ике җиңүчегә дә оештыручылар «Морозко» Халыкара финал чарасына чакыру җибәргәннәр. Бу — масштаблы мәдәни мәйданчык. Ул ел саен 20 мең уникаль номерны берләштерә. Анда Россиянең Казахстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Үзбәкстан һәм башка республикалары белән беррәттән Кытай, Мисыр, Вьетнам, Япония, Сингапур, Индонезия кебек алдынгы илләрнең дә сәнгать осталары катнашалар. Йомгаклау чарасы декабрь аенда онлайн форматта узачак. Без ләкелеләргә уңыш юлдаш булуын телибез.
Нет комментариев