Хәбәрләр

Зинаида Пестрова бала тууга бәйле йолалар турында сөйләде

Зинаида Васильевна чыгышы белән Түбән Кама районының Чәбия авылы кызы. 1977 нче елда авылларын Красный Ключ посёлогына күчерәләр.

Гаиләнең тулы бәхете бала тугач башлана. Бала тууга бәйле йолалар бар җирдәдә дә бер төрлерәк.  «Элек бәбигә дөньяга килергә кендек әбиләре ( кайбер авылларда андый әбиләрне исемнәре белән генә әйткәннәр, бездә — Маланҗа әби) булышкан. Баланы ак чүпрәккә, бистәргә төргәннәр. Бала туган йортта атна буе мунча якканнар.

Яңа туган баланы беренче 40 көн чит кешегә күрсәтмәгәннәр. Бу вакытта аны «күз тиюдән» саклаганнар. ( Минем балаларым тугач, биемем атна саен чиркәүгә йөрде. Баланың мендәр астына бер кисәк ипи куйганын да хәтерлим. 40 көн бала киемнәрен урамга эләргә дә рөхсәт итмәде. 
40 көннән соң баланы чумылдыралр. Бала табуга бәйле йолаларның кайберләре хәзерге көндә дә саклана.

Мин 1965 нче елда туганмын (ярый әле җәй аенда). Безнең авылдан 20 чакырым булган эшчеләр посёлогында больница булган. Больницага Актүбә авылы аша барганнар. Әнине ат белән алып киткәннәр. Актүбәгә барып җиткәнәнче әни бала таба башлый. Аны, урсанае Үлҗи(Ульяна) түти ишегалдына алып керә. Мин шунда туам. Шулай итеп, минем кендек әбием — Үлҗи әби(Игнат бабамның сеңлесе). Бәләкәй чакта әти миңа «Син чегән арбасыннан төшеп калгансың», – дип көлеп әйтә иде. Һәрбер дөньяга туган балага бәхетле озын гомер, аяк күк йөзе, пар канатлар астында үсүен телим».


Нет комментариев