Билгеле булуынча, кыш — яз айларында организм витамин кытлыгы кичерә башлый.
Кышын игътибарны түбәндәге продуктларга юнәлтергә мөмкин:
- атнага 2–3 тапкыр майлы балык – омега-3 һәм D витамины чыганагы;
- күкәй (чама белән; мәсәлән, 40 яшьтән узган хатын-кызларга организмдагы ялкынсыну дәрәҗәсен күзәтергә кирәк);
- тозланган кәбестә (эч күбенү күзәтелмәсә) һәм ферментацияләнгән яшелчәләр;
- кабак, кишер, чөгендер – бета-каротин чыганагы (ул майлар белән бергә кулланганда яхшырак үзләштерелә);
- җиләкләр (хәтта туңдырылган булса да);
- цитрус җимешләре, киви, татлы борыч – C витамины чыганагы;
- сарымсак, суган, имбирь – рационның бер өлеше буларак, әмма «һәр нәрсәдән дару» итеп түгел.
Әлбәттә, аксым да җитәрлек булырга тиеш һәм ул дөрес үзләштерелергә тиеш. Иммун күзәнәкләре нәкъ менә аминокислоталардан төзелә.
«Шәһри Казан»
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев