Хәбәрләр

Гульнар Самойлова: «Әни булу — үз йөрәгеңнең бер өлешен сабыйга бирү»

Әниләр көне алдыннан карендәшләребезгә «Сезнең өчен әни булу нәрсә ул?», «Балагызны беренче тапкыр кулга алган көнне хәтерлисезме?» дигән сораулар бирдек.

Гульнар САМОЙЛОВА, Тукай районының Мәләкәс авылы, 5 бала анасы:

— Әни сүзен  «мәхәббәт, бәхет һәм җаваплылык» дигән төшенчә белән атар идем. Әни булу  — үз йөрәгеңнең бер өлешен сабыйга бирү һәм шул ук вакытта үзеңнең икеләтә көчле булуыңны тою.

Яңа туган балаңны кулга алу, онытылмый икән. Беренче секундларда каушау һәм курку булды: беренче кызым туганда бик каты кычкырды, тавышы көчле иде. Мин: «Нигә шулай елатасыз?» — дигәч, акушерка: «Еламый ул, җырлый принцесса», — диде.

Әни булуның идулкынландыргыч мизгелләр сабыйның нәни кечкенә куллары белән синең бармакларыңны кысып тотулары, сине кечкенә куллары белән кочаклаулары, йоклаганда елмаюлары, беренче сүзләре. Әнием «Балаң үскәч, син үзең дә аңларсың», — дип әйтә иде. Хәзер мин аның сүзләренең тирән мәгънәсен аңлыйм. Бала тәрбияләү сабырлыкны таләп итә. Әнием кайчандыр миңа «беркайчан да бирешмә, балам» дип әйткән сүзләрен, хәзер үз балаларыма әйтәм. Бу сүзләр көч бирә.

Әни булырга җыенган хатын-кызлар, үзегезгә ышаныгыз. Иң яхшы әни — ул баласын чын күңелдән яратучы, яклаучы, саклаучы әни. Кечкенә мизгелләрдән ләззәт алыгыз, чөнки вакыт тиз уза. Һәм үзегезне яратыгыз, сезнең иң беренче максатыгыз — бәхетле булу, чөнки һәрбер баланы бәхетле әни тәрбияләргә тиеш.


Нет комментариев