Хәбәрләр

Кырбашлылар Шәмәрдәндә храм ачылышында катнашты

Сабаның Шәмәрдән авылындагы Казан Изге Ана иконасы чиркәвен төзү 2018 елда Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фатихасы белән башланган.

Чиркәүне торгызу инициативасы белән җирле православие җәмгыяте чыга. Ноябрь башында Шәмәрдән авылында Казан Изге Ана иконасы храмын ачу тантанасы булды.«Яңа төзелгән храмны аруландыру йоласын үтәргә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килде. Аны Кырбаш авылының  «Нардуган» ансамбле җыру белән каршы алдык, соңыннан чиркәү җырларын башкардык», — диде ансамбль җитәкчесе Надежда Черненко. 

Карендәшләр чиркәү ачылу тантанасында
Карендәшләр чиркәү ачылу тантанасында

Чиркәү ачылышына күрше районнардан да керәшеннәр килгәннәр. Шуларның берсе — Любовь Сергеева Кукмара районы Үрәсбаш авылыннан. «Узган ел митропилит безгә дә килеп китте. 2013 елда храм төзү турында бертуган Валерий һәм Анатолий Тимофеевлар, җирлек башлыгы, халык белән сөйләшеп, киңәшләштек тә, төзелеш башларга рөхсәт алу өчен Кукмара чиркәү округы благочинные протоиерей Сергийга мөрәҗәгать иттек. Ун ел вакытны алса да, эшебез яхшы барды. Нәтиҗәдә, авыл уртасында чиркәү төзелде. Мин 7 ел Шәмәрдәндә эшләдем, шуңа биредәге чиркәү ачылышында катнашмый калу дөрес булмас дип уйладым», — ди.

Татарстан митрополитын каршы алу
Татарстан митрополитын каршы алу

Фотолар: Н. Черненко.


Нет комментариев